Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балаларның җәйге ялы башланды

Каникулларга старт «Чүпрәле» паркында оештырылган чарада бирелде

Җәйнең беренче көне Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан районда балалар өчен җыр, бию, мастер-класслар, бүләкләр әзерләнде.

Җитәкчеләр балаларны җәйге ялларның башлануы белән котлап, аларның хәвеф-хәтәрсез үтүен теләделәр.

Чара кысаларында уку елы дәвамында районның мәдәни, иҗтимагый тормышында актив катнашкан, шулай ук, спорт чараларында, "Беренчеләр хәрәкәте«ндә үзен күрсәтергә өлгергән балалар күп төрле бүләкләргә ия булдылар. Паркның һәр почмагында бу көнне һәркем үзенең күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алды: рәсем ясады, буяды, чикте, ярышларда катнашты, ГТО нормативларын тапшырды. Сәхнәдә җыр-моң агылды. Шулай ук, батутлар эшләп торды. Татлы мамык, сулар, туңдырма, күз явын алыдай уенчыклар—барысы да булды. 

Җәйге каникулларның башлануын хәбәр итеп «Акчарлак» балалар лагерында беренче смена да эшли башлады. Ул «Батырлар иле» дип исемләнде һәм 21 көн дәвам итәчәк. Өч атна дәвамында биш төрле юнәлештә балалар туган як тарихын, аның шәхесләрен өйрәнәчәкләр, хәрби әзерлек, беренче ярдәм күрсәтү осталыкларын үзләштерәчәкләр һ.б. һ.б. Ә иң мөһиме—яңа дуслар табачаклар, күп мәгълүматка ия булачаклар. 

«Акчарлак» лагерында җәйге яллар барлыгы өч сменада оештырылачак, анда 200 ләп бала ял итәр дип көтелә.

Моннан тыш, җәйге ялллар мәктәп яны лагерьларында да оештырылачак, шулай ук, хезмәт һәм эш белән мәшгульлек программасын үз эченә алган лагерьларның да эшләве көтелә. 

Ни дисәң дә, ял итү һәрвакыт рәхәт күңелле.

Дәвам итеп

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Татарстанда җәй» программасы да эшли башлады. Ул беренче июньнән башлап көзгә кадәр дәвам итәчәк. Программаның максаты: республика халкын бер-берсе белән аралаштырып яшәтү, күңелле файдалы җәй бүләк итү.
«Татарстанда җәй» программасында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Боларның барысы турында махсус ясалган leto2025.tatar сайтына кереп белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев