Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балалар өчен район башлыгының Яңа ел чыршысы узды

Тамаша башланыр алдыннан балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Марат Гафаров котлады.

Бүген, 2022 елның 28 декабрендә, район мәдәният йортында Чүпрәле районы балалары өчен традицион Чыршы бәйрәме үткәрелде. Яңа ел тамашасына 258 яшь чүпрәлеле чакырылган иде. Алар арасында активистлар һәм уку отличниклары, үзенчәлекле балалар һәм  бүген әтиләре Ватаныбыз сагында торучыларның балалары да бар иде. 
 
Тамаша башланыр алдыннан балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Марат Гафаров котлады.

Ул сәламәтлек, укуларында уңышлар, әти-әниләрен һәрвакыт шатлыклы елмаюлары белән сөендереп торуларын, теләкләренең тормышка ашуларын теләде. 

Балалар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел әкияте әзерләгәннәр иде, анда балаларга  Шамахан патшабикәсе кулыннан кар кызын азат итәргә туры килде. Балалар җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр, әлбәттә, яңа ел бүләкләре алдылар.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев