Чүпрәледә авыл халкы печән әзерли
Бу көннәрдә авыл халкының күзе күккә төбәлгән, аяз көннәрдән файдаланып калырга тырышкан мәле. Ник дигәндә, «Җәйнең бер көне ел туйдыра» дигәнне максат итеп, печән әзерләү белән мәшгуль һәммәсе.
Бу урында «кылны кырыкка ярыр чорда» Түбән һәм Югары Каракитә авылы халкына ярдәмгә килүче Сәйфулла Аббазов турында язып үтәсем килә. Дистә еллар дәвамында ул үзенең тракторына чапкыч тагып, башлап авыл халкының басуда, ындырда булган печәнен чаптыра, аннан әйләндерә, соңыннан рулоннарга да чорнатып бирә. Сәйфулла Аббазовны җәйге чорда өендә очрата да алмыйсың, әле бу ындырдан, әле икенчесеннән авыл халкы чират торып, көтеп ала аны. Һәм үзе дә бервакытта да, беркемнең дә гозерен кире какмый, тимер аты «киреләнеп» алган чакларда да, тиз арада төзекләндереп, булышырга ашыга.
«Күпвакыт өйгә авыл тынып калып, төнге йокыга талгач кына кайтырга туры килә. Ашау да онытылып китә... Чын җәй, авыл тормышы шундый була инде ул. Маңгайда, аркада тир кибеп тормый — әмма безнең өчен бу бик рәхәт. Абзар башларына, ындыр артларына печән эскертләрен өеп куйгач арыганлыгы онытыла авыл кешесенең», — ди Сәйфулла Аббазов.
Аның бар гомере Югары Каракитә авылында узып бара. Шунда туып-үскән, белем алган ул. Хәрби хәрәкәтләр ветераны да үзе. Ватан алдындагы бурычын Әфганстан җирләрендә үтәп кайта. Тормыш иптәше Рәфика ханым белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Рәфика Аббазова — хөрмәтле мөгаллимнәрнең берсе, Марс урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүенә дә берничә дистә ел тулган.
Менә шулай, туган-үскән җирләрен, аның халкын олылап, авылда — авылча, ярдәмләшеп тормыш итәләр Аббазовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев