Чүпрәледә әти-әниләр БДИ тапшырды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә әти-әниләр БДИ тапшырды

Бу көннәрдә бөтен ил буйлап «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» уздырыла.

11 мартта райондашларыбыз да әлеге бөтенроссия акциясенә кушылды.

Чара 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узды. Әти-әниләр математика фәненең база өлеше буенча сынау уздылар.

—"Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе 2017 елдан бирле үткәрелә һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының БДИга әзерлек белән бәйле стрессын киметүгә юнәлдерелгән. Имтиханны үткәрү шартлары ата-аналар өчен мөмкин кадәр чынбарлыкка якынайтылды. Катнашучылар металлорамка аша үттеләр, аудиториядә алдан билгеләнгән урыннарга утырдылар һәм БДИ тапшыру процессы белән якыннан таныштылар,-ди акцияне оештыручы, район мәгариф бүлегенең өлкән методисты Фәния Низамова. 

Акциядә катнашучыларга имтиханны тапшыру өчен бер сәгать вакыт бирелде. Ата-аналар билгеләп үткәнчә, биремнәрне үтәүдән тыш, бланкларны игътибар белән тутыру да төп роль уйный. Хаталы бланк кабул ителмәскә мөмкин.


Нет комментариев