Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Әниләргә бүләк

Әниләр көне Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 30 ноябрьгә туры килде. 

Махсу бәйрәм чарасы да бу көнне махсус хәрби операциядә хезмәт итүче батыр уллар үстергән Әниләргә олы рәхмәт сүзләре белдерү өчен мөмкинлек булды.
Залда утыручы Әниләрне район башлыгы Марат Гафаров котлады. Әниләргә тирән хөрмәтен белдерде, сәламәтлек һәм бәхет, тыныч күк йөзе теләде. 

— Һәр кешенең тормышында Әниләр төп урынны алып тора. Нәкъ менә сез балаларда игелек, намуслылык, кешеләргә, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Якыннарыгыз турында кайгыртуыгыз, тугрылыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең улларыгыз махсус хәрби операция зонасында батырлык, ныклык, хәрби бурычка тугрылык үрнәге күрсәтә. Ана мәхәббәте һәм ышанычы барлык сугышчыларыбызга көч һәм ышаныч бирә,-диде ул. 

Кичәнең җылы бер өлеше булып, Әниләргә Чүпрәле районының 95 еллыгы уңаеннан медаль, чәчәк бәйләмнәре һәм Рәхмәт хатлары тапшыру торды. Залда утыручы һәр Әни дә истәлекле бүләккә ия булды. 

Чуваш Бизнәсе авылынннан Вера ханым Портнованың өч улы да бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Бәйрәм белән котлап, ул Әниләргә сәламәтлек, бала хәсрәте күрмәүләрен теләде.

"Бервакытта да онытмыйлар. Төрле чаралар үтеп тора. Рәхмәт оештыручыларга, чакыралар",-дип рәхмәтләрен җиткерде Зур Чынлы авылннан Гөлия ханым Шиһапова да.

Концерт та җылы, эчтәлекле булды. Сәхнәдән йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне өтеп алырлык яңгыраган җырлар, чыгышлар, дәртле биюләр — солдат әниләренә бәйрәм бүләге булып барып иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев