Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Александр Шуркин истәлегенә юбилейлы көрәш турниры узды

Турнирга күрше Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасыннан һәм районыбызның көрәшчеләре җыелды.

Яңа Элмәле авылында Батырлык ордены кавалеры Александр Шуркин истәлегенә XXVнче традицион көрәш ярышлары узды.

Чараны алып баручылар Александр Шуркинның тормыш юлы турында сөйләделәр. Аның җирле мәктәптә, аннары Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укуы, Тәтеш техникумын тәмамлавы һәм спорт белән шөгыльләнүе, аеруча көрәш спортын яратуын әйттеләр. Батыр якташыбызның яшь гомере Чечняда хәрби хезмәтен үтәгәндә өзелә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, җирлек башлыгы Роберт Дружков һәм мәктәп директоры Владимир Мискин үз чыгышларында турнирның патриотик әһәмиятен билгеләп үттеләр. Мондый ярышлар иң көчле спортчыларны ачыклап кына калмыйча, үсеп килүче буын өчен батырлык үрнәге дә булуын ассызыкладылар.

Тантанада батыр хәрбинең  әнисе, туганнары да катнашты. Александрның әнисе Елена Шуркинага истәлекле бүләк, турнирга нигез салучы, тренер Петр Рафиковка "Чүпрәле районына 95 ел" медале тапшырылды.

Көрәш ярышында егетләр белән беррәттән кызлар да үз көчләрен сынады. Барлыгы 13 комплект медаль уйнатылды. Җиңүчеләр кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Турнирның иганәчесе–КФХ җитәкчесе Алексей Амосов иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев