Чүпрәледә актив төстә маскировка челтәрләре үрү дәвам итә
«Безнең халык бердәм»
Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрү эшенә Алешкин-Саплык авылы халкы да теләп кушылды.
Иң беренчеләрдән булып, әлеге эшне Чуваш Чүпрәлесе авылында башлап җибәрделәр, аннан Уби авыл җирлеге кушылды. Бүгеннәрдә исә, Алешкин-Саплык авылы мәдәният йортында якташларыбыз язмышына битараф булмаган киң күңелле райондашларыбыз тырыш хезмәт куя.
Эшнең башлангычында җирлек башлыгы Петр Артемьев тора. Равия Вәлиева тырышлыгы белән Ватсап төркеме булдырылган. Шунда берләшеп, кирәк-яракларны алу һәм башкалар турында сөйләшүләр алып баралар. Авыл остасы Николай Карусев махсус маскировка челтәре үрү җайланмасын ясап биргән. Вветераннар советы рәисе Валерий Марков һәм Алексей Клементьев эшне оештыруда аеруча активлык күрсәтәләр.
—Безнең халык бердәм. Эшне башлап җибәргәч, тагын да күренде ул. Бүгенге көндә маскировка челтәрен үрүгә яше дә, карты да кушылды. Мәктәптә балалар окоп шәмнәре ясыйлар, хәрбиләргә хатлар язалар. Халкыбыз гуманитар ярдәм җыя. Илебез язмышына битараф булмаган һәркемнең кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы — зур сөенеч. Маскировка челтәрләре хәрбиләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый, — ди әлеге эшне оештыручы Алешкин-Саплык авылы мәдәният йорты мөдире Наталия Клементьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев