Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Акатуй бәйрәме узды

Әлеге бәйрәмне Уби авылында үткәрү гадәткә керде

Биредә махсус Акатуй мәйданы булдырылды, тирә-ягы төзекләндерелде, бәйрәм итү, сату-алу өчен урыннар ясалды. Мәйданның авыл уртасында урнашуы да һәркем өчен уңайлы.

Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы район башлыгы Марат Гафаров, бер төркем кайткан кунаклар белән, Уби авылындагы обелискка Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, аннан соңгы хәрби хәрәкәтләрдә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәрне хатерләрдә яңартып, чәчәкләр салдылар. Актив хәрби хәрәкәт ветераннары, волонтерларга бүләкләр тапшырылды.

«Рубеж» төбәкара иҗтимагый оешмасының Ульяновск өлкәсе бүлеге җитәкчесе, отставкадагы милиция подполковнигы Владимир Ярухин авылдашларына җылы теләкләрен җиткерде. “Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен” медальләре белән Наталия Кузнецова, Ирина Кузьмина; «Хәрби батырлык өчен» медале белән – Наталия Пустынина; махсус хәрби операциядә «Җиңүгә керткән өлеше өчен» медале белән – Петр Ухваркин; «Гуманитар конвойда катнашучы» медальләре белән Виктор Петухов, Александр Ярухин, Ирек Яфизов бүләкләнделәр.

Төп мәйданда кунакларны «Сувар» коллективы (җитәкчесе – Россия Федерациясенең һәм Чуваш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Мәдәният министрлыгының «Россия җаны» премиясе лауреаты Анатолий Музыкантов), шулай ук Чуваш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле, районыбызның «Хӗлхем», «Çӗпрел» чуваш халкы фольклор ансамбльләре каршы алды. Милли гореф-гадәтләргә хас күренешләр: Аллаһы Тәгаләдән тыныч, имин көннәр, уңышларның мул булуын сорау кебек йолалар башкарылды.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Чуваш Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,«ТУС» җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов, “Чуваш милли конгрессы" президенты, райондагы чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Алексей Ярухин, Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Клементьев, Кызыл Армия муниципаль округы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Олег Николаев, “Сувар" республика чуваш газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова,ТР Чуваш хатын-кызлары берлеге рәисе, ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Сильвия Чаркина, «Эткер» Чуваш телетапшыруын алып баручы, җырчы, композитор, шагыйрә Екатерина Лашманова бәйрәм уңаеннан җылы теләкләрен ирештерделәр.

Җирле рухани Владимир атакай милли бәйрәмнәр белән котлап, хәер-фатихасын бирде.

–Милли гореф-гадәтләребез яшәсен, бәйрәмнәребез халыкларны берләштереп торсын, дөньялар тыныч булсын,-диде район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмне ачу тантанасында. Бүгенге көндә Ватан сагында торучы егетләребезнең батырлыгы билгеләп үтелде, мәйдан уртасына чакырып, аларга олы рәхмәтләрен әйтелде, бүләкләр тапшырылды.

Чара барышында, шулй ук, төрле өлкәләрдә олы хезмәт куйганнарга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары, “Чүпрәле районының 95 еллыгы” медальләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы министрлыгының Рәхмәт хатлары, Чуаш милли конгрессы һәм чуаш милли-мәдәни үзәгенең Мактау грамоталары һәм башка күп бүләкләр тапшырылды. Чуваш телен һәм гореф-гадәтләрен саклауда зур өлеш керткәннәр Анатолий Чебанов премиясенә ия булды. Быел әлеге премиягә туган якны өйрәнүче, язучы, күп китаплар авторы Владимир Ярухин, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, «Сувар» республика газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, «Тăван ен», «Сувар» газеталарының хәбәрчесе Геннадий Карсаков лаек булды.

Бәйрәмдә авыл эшчәннәре, җирлекләре көче белән оештырылган милли чуваш ишегаллары эшләде. Анда кунакларга милли ризыклар тәкъдим иттеләр, һөнәри эшләнмәләр, мастер-класслар күрсәтелде.

Бәйрәмнең гүзәл бер өлеше булып - «Акатуй пики (чибәре)» матурлык һәм талантлылык бәйгесе тора. Анда милли киемнәрдәге чуваш кызларының чыгышларын күрергә мөмкин. Акатуйда бу бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы өлештән соң спорт ярышлары, уеннар башланды. Көрәш, аркан тарту, армспорт, баганага менү һәм башка күп уеннарда һәркем үз көчен сыный алды.

«Акатуй» бәйрәме гасырлар дәвамында ирекле көрәше белән дә дан тота. Абсолют батыр һәм төп призга тәкәгә  Алексей Шингарев (Матак авылы) ия булды.

Биюләр, күңел ачулар, милли моңнар һәм җырлар бәйрәмнең төп бизәге иде. Көне буе мәйданда һәм сәхнәдә иҗат коллективлары һәм чуваш эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Аларга кушылып халкыбыз да рәхәтләнеп ял, бәйрәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев