Чүпрәледә «Әйдә Шәярт»КВН фестиваленең район этабы узды
Шаярттылар да, көлдерделәр дә
Чарада районыбызның мәктәп һәм студент яшьләрен берләштергән биш команда катнашты.
Уенга әзерлек ике көн дәвамында алып барылды. Казаннан килгән тәҗрибәле остазлар район яшьләрен актерлык осталыгына, кызыклы хәлләр язу серләренә өйрәттеләр һәм сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләрен үзләштерергә булыштылар.
Командаларга үгет-нәсыйхәтләрне район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов бирде, уңышлар теләде.
Фестиваль ике телдә узды һәм һәркайсы номинациядә үз җиңүчеләре ачыкланды.
Татар блогында Гран –при иясе булып, «Студентлар каймагы» (Чүпрәле тармак техникумы коммандасы) танылды. 1 һәм 2 нче урыннарны Кече Чынлы һәм Шланга урта мәктәбе команда укучылары бүлеште.
Рус блогында Гран-при шулай ук, «Чүпрәле» командасы (Чүпрәле тармак техникумы командасына) ия булды. 1 урынны Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучылары алды.
Шәхси номинацияләрдә дә аерым бүләкләүләр булды. Гран-при ияләре Казанда зона этабында чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев