Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 1400дән артык эт исәпләнә, шуларның 946сы чиплаштырылган

2025 елның 1 январеннан йорт хайваннарына карата яңа таләпләр кертелде

Татарстанда барлыгы 62 мең эт чиплашкан. Бу эш мәҗбүри — үтәлмәгән очракта штраф яный. Бу хакта райондагы баш ветеринария табибы Рәсим Низамов аңлатма бирде.

Хәер, чиплаштыру бер этләргә генә кагылмый. Моннан берничә ел әлеге вәзгыять мөгезле эре терлеккә карата кабул ителде. Бүген исә ветеринария хезмәткәрләре сыер, бозау, ат, сарык, кәҗәдән тыш, эт-мәчеләрне, хәтта, тавык, умарта кортларын да чиплаштыру кирәклеге турында искәртә. Әлеге процедураны үткәрү беренчедән, билгеле бер территориядә яшәүче мал-туар, хайваннар санын белү өчен кирәк булса, икенчедән, төрле инфекцияләр барлыкка килгән очракларда, профилактика үткәрергә ярдәм итәчәк. Бу исемлектә, эт асраучылар аерым бер урын ала. Баш ветринария табибы Рәсим Низамов белдерүенчә, этләр җәмгыятьтә соңгы елларда аеруча куркыныч тудыручылар булып торалар.

“Газета-журналлардан, радио-телевидениедә этләрнең кешеләргә, балаларга ташлануы, тешләве турында ишетергә туры килә. Кызганыч, аяныч мисаллар да күп. Шуңа да этләрне чиплаштыру–мөһим мәсьәлә. Урамда йөрүче этләрнең барысы да хуҗасыз дигән сүз түгел бит. Аларның күбесенең муенчаклары бар. Мондый очракта хуҗа аның өчен җавап бирергә тиеш”,-ди табиб. –Этләрне чиплау, системага кертү түләүле һәм ул  якынча 400 сумнарга төшә. Чип – ул дөге бөртегеннән дә зур булмаган кечкенә микросхема. Аны тире астына кертәләр. Инъекция бөтенләй зарарсыз һәм авыртусыз. Чипта хайванның чыгышы, аның төсе һәм иң мөһиме – хуҗаларның контактлары турында мәгълүмат, алар бердәм базада саклана. Аларны теләсә кайсы ветеринария клиникасында сканер ярдәмендә тиз белеп була. Этләрен чиплаудан баш тарткан хуҗаларга быелдан 4 меңгә якын штраф салыначак. Кабат штраф күләме ел дәвамында тагын да арта”.

Этне, туганнан соң, өч ай эчендә чиплаштырырга кирәк. Өч айдан зуррак этне  алган очракта, аны теркәр өчен 30 көн вакыт бирелә. 

Хуҗасыз этләр проблемасы – көнүзәк мәсьәлә, халык җыеннарында да бу хакта күп сөйләшүләр алып барылды.

Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин:

–Ел саен район хакимияте тарафыннан этләрне аулау, аларга вакцинация, стерильләштерү үткәрү буенча махсус оешмалар белән килешү төзелә. Бу да яхшы гына нәтиҗәләр бирә. Сәламәт дип табылган этләр сте­рильләштерелеп, котыруга каршы вакцина ясала һәм махсус тамга салына, аннан соң иреккә җибәрелә. Кабул ителгән яңа закон кешеләрдә үзләре кулга ияләштергән хайваннар өчен җаваплылыкны арттырыр, - дип ышанып калабыз.

Ветеринария хезмәткәрләре февральдән башлап, этләрен тезгеннән башка йөртүче хуҗаларны ачыклау буенча рейдлар оештыра башлаячаклар.

Белешмә

Чүпрәле район территориясендә якынча 1411 эт исәпләнә. Шуларның бүгенге көнгә 946сы чиплаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев