Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә беренче сабыйны хөрмәтләү танатанасы–“Исем кушу” чарасы узды

2026 елның беренче баласы –райондашыбыз туды

Яфизовлар гаиләсен сабыйлары туу белән район башлыгы Марат Гафаров котлады.

–Сезнең сабыегыз  Чүпрәле районының 2026 елдагы беренче баласы булып туды. Бу районыбыз өчен бик мөһим вакыйга. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм шатлыклар телим! Сөләйманны илгә лаеклы кеше итеп үстерерсез, дип ышанам- диде Марат Гафаров.

Күпбалалы әти-әнине ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да  котлады һәм бала тууның һәрвакыт шатлык булуын билгеләп үтте. Йолдызның хезмәт урыныннан җитәкчесе Татарстан Финанс министрлыгының Чүпрәле районы Казначылык департаментының территориаль бүлекчәсе башлыгы Мөслимә Хөсәенова да гаиләгә бәхет теләде.

Яфизовларга  истәлеккә бүләкләр һәм баланың туу турындагы таныклыгы тапшырылды.

Йолдыз һәм Айдар Яфизовлар улларына Сөләйман дип исем биргәннәр, ул гаиләдә– дүртенче бала. Сөләйман исеменең мәгънәсе: кыйммәтле, газиз, сирәк, бәһәле, кодрәтле.

–Гаилә төзегәнебезгә  9 ел.  Мин һәрвакыт күп балалы гаилә турында хыялландым, - дип уртаклашты фикерләре белән бәхетле әни. –Дүртенче баламны көткәндә, әлбәттә, борчылдым, авыр булыр дип уйлаган идем, бүген барысына да шатланам. Барлык хатын-кызларга да әни булу бәхетен телим.

Сабый  4310 грамм авырлыкта, 58 сантиметр озынлыкта дөньяга килгән.

Яфизовлар сабыйның 2026 елда беренче бала булып туачагы һәм хөрмәтләү тантанасы турында уйламаганнар да.

–Көтелмәгән бер шатлык булды. Улыбыз хөрмәтенә шундый зур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт,-диделәр алар.

Тантана дәвамында Сөләйман бар кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп тавыш биреп ятты. Һәркем бу баланың холкы нык булачак, ул аңа тормыш юлында кыенлыкларны җиңәргә, бәхетле булырга ярдәм итәчәк, дип юрады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев