Чүпрәле авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды
Беренчеләрдән булып шундый очрашу Яңа Элмәле авыл җирлегендә узды.
“Бүген авыл халкы нинди сулыш белән яши? Аның иҗтимагый тормышын тагын да активлаштыруда, халыкның көнкүрешен яхшыртуда ниләр эшләп була?” Халык белән очрашуларда шушы мәсьәләләр хакында сөйләшүләр алып барыла.
Тырышсаң, авылда мал-туар асрап та, яшелчә, җиләк-җимешен үстереп тә гаилә бюджетына табыш кертергә була. Җирлек башлыклары очрашуларда бу уңайдан хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары, программалар турында сөйлиләр, үткән елда үзара салым акчасына эшләнгән эшләрне барлыйлар.
Бу атна дәвамында халык җыеннары узган Яңа Элмәле, Иске Чокалы, Чуваш Чүпрәлесе, Зур Аксу, Городище, Түбән Чәке, Марс, Алешкин-Саплык авыл җирлекләрендә дә юлларны рәтләү, сулар кертү, зиратларны төзек тоту һәм башка кирәк-яракларны булдыру буенча киң күләмле эшләр алып барылган. Әйтик, Яңа Элмәледә генә үткән ел ике күпер 200 млн артык сумга төзекләндерелгән. Чиратта –юл! Анысы быел асфальтланачак. Үткән ел исә Яңа Элмәле авылына алып керүче юл рәтләнгән. Чуваш Чүпрәлесенә караган Хайбулдино авылында да фельдшер –акушерлык пункты яңартылган.
“Ашаган белми, тураган белә”, дигәндәй. Болары әле эшләрнең санап киткәннәре генә. Ә бит моннан тыш, җирлек буенча көндәлек мәсьәләләр дә чишелә һәм алар барысы да чыгымнар сорый. “Авыллардагы проблемаларны бер, ике, хәтта өч елда да башкарып чыгу мөмкин түгел, алар чиратлап хәл ителә”,-дип белдерә район җитәкчелеге.
Чараларда төрле служба вәкилләре дә катнаша. Ветеринария табиблары мал асраучыларга, кош-корт тотучыларга киңәшләрен бирә, төрле йогышлы авыруларга каршы кисәтү чаралары күрү мөһимлеген аңлата. Полиция, янгын сүндерү хезмәткәрләре халыктан сакчыллык кагыйдәләрен үтәүне сорый. Прокуратура һәм район үзәк хастаханәсе вәкилләренең дә чыгышлары мөһим мәсьәләләрне колачлый.
Авыл тормышында активлык күрсәтүчеләр, иганә итүчеләр дә онытылмый. Җыен ахырында аларга бүләкләр тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев