Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле үзәк район хастаханәсе дерматологы чесотка авыруы турында сөйли

Чесотка - ул әһәмиятле, әмма хәл ителә торган медицина проблемасы.

Чесотка – паразитар авыру, ул һәркемгә дә йогарга мөмкин. Әлеге авыру турында сөйләвен сорап без район үзәк хастаханәсе табиб-дерматологы Ирек Хөснетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Ирек Ягъфәрович, чесотка нинди авыру һәм ул ничек йога?

– Чесотка – әһәмиятле, әмма медицина ярдәме белән хәл ителә торган авыру. Иң мөһиме – аны вакытында танып белергә, ягъни диагноз куярга һәм дөрес дәваларга гына кирәк.

Чесотка sarcoptes scabiei микроскопик талпаныннан барлыкка килә. Паразит күзгә күренми, ләкин аның тире өстендә булуы бик тиз үзен сиздерә.

Халык тыгызлыгы һәм актив миграция булган хәзерге дөньяда йоктыру куркынычы арта гына бара.

Авыру кеше белән турыдан-туры элемтәдә булганда (кул кысышу, кочаклашу), көнкүреш әйберләре – урын-җир, кием, сөлге, уенчыклар аша йогарга мөмкин.

Чирнең инкубация чоры кыска: 1 көннән 3-7 көнгә кадәр. Әмма кайбер очракларда 1,5 айга кадәр сузылырга мөмкин.

Сезонлылык: авыруның иң югары чоры гадәттә җәйге-көзге чорга туры килә, гәрчә авыруның сизелерлек сезонлылыгы булмаса да.

– Ә менә авыруны ничек танырга?

– Чир билгесе булып кычыту тора, ул төнлә кискен көчәя. Бу талпан активлыгының биологик ритмы белән бәйле.

Тиредә үзенчәлекле сыеклыклар: парлы чесотка юллары, төенчекләр, куыкчыклар барлыкка килү.

Чесотка авыруының иң зур проблемасы – аның типик булмаган төрдә үсеш алуы. Даими рәвештә юынучы һәм гигиена саклаучы кешеләрдә авыру кычыту белән генә, күренеп торган сыеклыкларсыз гына чагылырга мөмкин. Мондый форманы аллергик дерматит яки экзема белән бутарга җиңел.

Шуның аркасында пациентлар еллар буе “аллергия”дән дәвалана, ә чынлыкта аларда паразитар авыру. Вакыт үтә, ә кеше тирә-юньдәгеләрне йоктыруын дәвам итә.

Диагнозны исә табиб-дерматолог билгели ала. Диагноз клиник картина һәм зарарланган тиредән алынган пробаны лаборатор тикшерү нигезендә билгеләнә.

Шул ук вакытта лаборатор тикшерүләр ясаганда бер проблема килеп туа ала: талпан биоматериалга һәрвакытта да эләкмәскә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр клиник картина шикле булса, табиблар кайвакыт дәвалауның сынау курсын үткәрәләр. Терапиянең уңай нәтиҗәсе диагнозның дәлиле булып тора.

Үз-үзеңне диагностикалау һәм үз-үзеңне дәвалау ярамый! Бу дерматитка, икенчел инфекциягә һәм процессны хроникалаштыруга китерергә мөмкин. Авыру белән контактта булган барлык кешеләр дә табибка барып тикшерелергә, шулай ук урын-җир, кием-салым һәм көнкүреш әйберләре (кайнату, кайнар үтүк белән үтүкләү, махсус чаралар белән эшкәртү) эшкәртелергә тиеш. Шуңа да табиб биргән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә кирәк, бары тик шул очракта гына авыруны җиңәргә мөмкин.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев