Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле үзәк район хастаханәсе баш табибы вазифасыннан китте

Илмас Шиһабетдиновның медицина стажы-48 ел.

Бүген Чүпрәле районы җитәкчеләре белән узган чираттагы киңәшмәдә район үзәк хастаханәсе  баш табибының  вазифасыннан китүе билгеле булды. Хастаханәдә ул УЗИ караучы булып эшләвен дәвам итәчәк.

Район башлыгы Марат Гафаров Илмас Шиһабетдиновка озак еллар хезмәте өчен хөрмәтен белдерде, Рәхмәт хаты тапшырды.

Илмас Илал улы  Шиһабетдинов 1976 елда Казан медицина институтын тәмамлый. Уку еллары дәверендә үк хезмәт эшчәнлеген КНИИТОда (травматология институты) санитар булып башлый.

1976-1977 елларда Республика клиник хастаханәсендә хирургия буенча интернатура уза.

1977 елдан 1985 елга кадәр–хирург, район үзәк хастаханәсендә  хирургия бүлеге мөдире.

1985 елдан  – район үзәк хастаханәсенең баш табибы.

Татарстанның атказанган табибы (1993 ел). «Медицина һәм сәламәтлек саклауны үстерүдәге казанышлары өчен» ордены кавалеры (2006 ел). Югары квалификацион категорияле табиб-хирург.

–Илмас Илаловичның кешеләр гомерен саклап калган операцияләре турында халык бу якларда легендалар булдырды. Башкача була да алмый. Бу легендар табибның медицина стажы 48 ел! Аның 26 елын ул район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләде, - дип бәяләде район башлыгы Марат Гафаров Илмас Шиһабетдиновны.

Ул шулай ук Илмас Илалович җитәкчелегендә районда сәламәтлек саклау үсеше өчен күп нәрсә эшләнгәнен билгеләп үтте. Бу–төзекләндерелгән, яңа төзелгән хастаханә корпуслары, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, яңа медицина җиһазлары кайтару һ. б.

Илмас Шиһабетдиновка "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуров та рәхмәт сүзләрен җиткерде. Баш табибның эшлекле сыйфатына тукталып, Илмас Шиһабетдиновны  "Ходай тарафыннан бирелгән хирург” дип билгеләп үтте.

Җавап итеп,  баш табиб үзе дә район җитәкчелегенә хезмәт итү дәверендә  күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев