Чүпрәле укучылары олимпиада призерлары булдылар
Укучыларны әзерләгән укытучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасына ия булды.
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ксения Вязникова һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицееның 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Миначетдинова математика һәм инглиз теленнән "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 а сыйныф укучысы Самира Волкова инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды.
Олимпиадага призерларны әзерләгән математика укытучысы Әсәдулла Аббасов һәм инглиз теле укытучылары Надежда Митрошкина һәм Эльмира Яфизова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев