Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укучылары «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге тантанада Чүпрәле муниципаль районының "Түбән Чәке урта   гомуми  белем бирү мәктәбе"нең 9 нчы сыйныф укучысы Фахрутдинова Камилә Рәшит кызы, җитәкчесе - Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы һәм "Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 11 нче сыйныф укучысы Бахтиева Рәзилә Ирек 
кызы, җитәкчесе - Хусаинова Нурзилә Ренат кызы катнашты.

Кызлар Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең поэзия һәм проза буенча лауреат дипломнарына һәм акчалата бүләкләргә ия булдылар.  

Афәрин, кызлар! Алда тагын да зур уңышларга ирешергә язсын сезгә.!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев