Чүпрәле техникумын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды
Чүпрәле тармак технологияләре техникумында дипломнар тапшыру тантанасы булды.
Быел 70тән артык студент «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау», «Җәмәгать туклануы предприятиесе технологы» һәм «Автомеханик» белгечлекләре буенча дипломнар алды.
Кичәге студентларны тормышларындагы бу истәлекле дата белән котларга әти-әниләре, туганнары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре килгән иде. Тантанада, шулай ук, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы агрономы Фәнил Хәлимов, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, «ФОРПОСТ» яшьләр үзәге директоры Илдус Вәлиуллин, балалар сәламәтләндерү лагеры директоры Анатолий Мердюков катнашты.
Марат Ринат улы үз чыгышында техникумны тәмамлаучыларга уңышлар, тырышлык һәм куелган максатка ирешүдә ныклы адымнар теләде.
-Котлыйм сезне! Киртәләр куркытмасын, алга барыгыз! Барысы да сезнең кулда, — диде ул белгечлек ияләренә.
Техникум директоры Фәнил Яфизов студентларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ә әти-әниләр исеменнән чыгышны Гүзәлия Шәмсетдинова ясады. Техникум коллективына ул яшь буынны авыл хуҗалыгы өчен киң квалификацияле белгечләр итеп әзерләүгә, хезмәткә өйрәтүгә, укытуга һәм тәрбияләүгә керткән зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Шундый ук рәхмәт сүзләрен студентлар үзләре дә әйттеләр.
Тантаналы линейка вакытында укуда һәм практик дәресләр вакытында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән студентларга Мактау грамоталары, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре һәм техникум дирекциясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев