Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының төп чыршысы төрле төстәге утлар белән балкыды

Бәйрәмгә чүпрәлеләр, аеруча балалар бик күп җыелды.

Бүген, 2022 елның 16 декабрендә, "Чүрәле" паркында Яңа ел бәйрәменең төп символы-яңа ел чыршысы төрле төстәге утлар белән балкыды.Яңа ел чибәрендә утлар кабызу өчен бәйрәм чарасына Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар кызы, шулай ук урман әкият геройлары килде.

 Бәйрәмгә чүпрәлеләр, аеруча балалар бик күп җыелды. Әкият персонажлары белән бергә кунаклар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. 

Яңа ел белән котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та килде. Ул  һәр гаиләдә бары тик бәхет һәм яхшылык,  күк йөзенең  кояшлы булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев