Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының өлкән яшьтәге сайлаучылары өйдә тавыш бирәләр

Бүген Россия Президентын сайлауның өченче көне.

Өлкән яшьтәге кешеләр райондагы мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалардан беркайчан да читтә калмыйлар, башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Әмма аларның кайберләре сәламәтлекләре буенча участокта тавыш бирә алмый.

- Безнең сайлау участогында, үзләре килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләр бар, шуңа күрә комиссия әгъзалары аларның өйләренә бара, — дип билгеләп үтте 1338 нче санлы УИК рәисе Фәнис Сәмиулла улы.

Иске Ишле авылында шундыйлардан:Кәүсәрия апа Биктудина, Наҗия һәм Иргиз Айнулловлар, Нурзифа Шәйдуллова, Сатира Мердеева, Нурлебану Мөхәммәтҗанова, Рузалина Биктудина һ.б. РФ Президентын сайлауда өйдә тавыш бирү өчен барлыгы 13 кеше теләк белдергән.

Алар сайлауларны беркайчан да калдырмауларын горурлык белән билгеләп үттеләр. Бу-үз ихтыярыңны белдерү мөмкинлеге, - дип саный алар.

- Без элек һәрвакыт тавыш бирергә йөри идек, ә хәзер сәламәтлек мөмкинлек бирми һәм без өйдә тавыш бирергә булдык. Һәркем илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә һәм сайлауга бөтен җаваплылык белән килергә тиеш дип уйлыйм. Киләчәк безгә бәйле — сәяси актив һәм аңлы гражданнарга, - дип уртаклаштылар Наҗия апа һәм Иргиз абый Айнулловлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев