Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан дүртенче төркем мобилизацияләнүчеләр җыелма пунктка киттеләр

Ир-атларга хәрби әзерлек узу өчен кирәкле барлык әйберләр дә тапшырылды.

Өлешчә мобилизацияләү кысаларында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә чакырылган Ватан сакчылары бүген, 2022 елның 25 октябрендә Казан шәһәренә җыелу пунктына киттеләр. Бу  Чүпрәле районыннан мобилизацияләнүчеләрнең дүртенче тапкыр китүе.

Хәрбиләрне озатырга хакимият вәкилләре, дин әһелләре, туганнары һәм якыннары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар лидерлары, районның халкы килде.

Район башлыгы Марат Гафаров хәрби хезмәткәрләрне сәламләп, Чүпрәле ир-атларының кыю һәм батыр булуларын, каһарманлык  күрсәтүләрен билгеләп үтте. "Без сезне көтәрбез, исән-имин кайтыгыз!", -диде ул.

Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Сергей Радонежский гыйбадәтханәсе иерее Павел Пурлов хәрбиләргә  хәер-фатихаларын бирделәр. Шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый советы рәисе Виктор Петухов та  үзенең киңәшләрен җиткерде.

Ир-атларга хәрби әзерлек узу өчен кирәкле барлык әйберләр дә тапшырылды. Алар берникадәр вакыт Казанда уку үзәгендә булачак. Хәрби әзерлек узганнан соң, махсус хәрби операция үткәрү зонасына юл тотачаклар.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев