Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында халык җыеннары тәмамланды

Финал җыен 2023 елның 2 февралендә район мәдәният йортында узды.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов 2022 елга йомгак ясады.  Ел дәвамында авыл җирлегендә район үзәген, шулай ук әлеге җирлек составына керүче Иске Элмәле һәм Яңа Чүпрәле авылларын төзекләндерү буенча зур эш башкарылды,-диде ул. 
Шулай ук, территорияне санитар чистарту, агач утырту, урамнарны яктырту,  үзара салым һ.б. буенча бик күп эшләр башкарылуын сөйләде. "Кайбер урамнарда юл проблемасы әлегә ачык кала. Киләчәктә дә үзара салым акчаларын юллар төзелешенә юнәлтергә планлаштырабыз», - диде җирлек башлыгы урынбасары. Ул шулай ук өмәләрдә, агач утыртуда катнашучы, җирлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы оешмаларның һәм предприятиеләрнең барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Җыенда шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Артем Абрамов, янгын күзәтчелеге һәм ветеринария хезмәте вәкилләре чыгышлары тыңланды.  Чыгыш ясаучыларның һәрберсе үз тормышына, көнкүрешенә һәм йорт хайваннарына карата мошенниклардан, бәхетсезлек очракларыннан, төрле йогышлы авырулардан уяу булырга чакырды.

Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов җыен эшендә катнашты.

Район башлыгы Марат Гафаров районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, юлларны, социаль-әһәмиятле объектларны капиталь ремонтлау, авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча билгеләнгән планнар 2023 елда да дәвам итәчәген билгеләп үтте. 
- Көндәлек проблемалар бар, әмма алар барысы да хәл ителә. Бу юлларны чистарту да, сукбай  этләр дә, чүп-чарны чистарту да....Без аларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Кайдадыр ул көнендә хәл ителә, кайдадыр бер -ике көндә. Шунысы мәгълүм, барлык эш җайга салынган. Иң мөһиме, бергә, бердәм булып, алга таба да районыбыз киләчәге өчен хезмәт итәргә язсын,-диде Марат Ринат улы исәнлек һәм имин көннәр теләп.

Җыен ахырында Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев