Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Узган ел Чүпрәле районы территориясендәге урманнарда янгыннарга юл куелмаган.

Чүпрәле районына эш визиты белән ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов килде. Аның җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә  Чүпрәле участок урманчылыгының 2022 ел нәтиҗәләре, агымдагы елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, ведомство карамагындагы хезмәткәрләр, янгын-коткару хезмәте  вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Буа урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Илнар Гатауллин 2022 елда башкарылган эшләр һәм урманнарда янгыннарга юл куймау буенча башкарылган  чаралар турында хисап тотты.

–Буа урман хуҗалыгы Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан һәм 4 муниципаль район территориясендә үз эшчәнлеген алып бара. Урман фондының гомуми мәйданы 18567 гектарны тәшкил итә, шуның 3043 гектарын Чүпрәле участок урманчылыгы  били. Чүпрәле районы республикада иң аз урман территорияле муниципалитет булып тора. Яшеллек массивы  район территориясенең  гомуми мәйданының 21  процентын алып тора, - дип сөйләде җитәкче - урманчы.

Узган ел Чүпрәле участок урманчылыгы территориясендә административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелгән, аның берсе– санитар кагыйдәләрне бозган, икенчесе– законсыз киселгән агачлар өчен.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшчәнлек турында сөйләгәндә, Илнар Гатауллин  узган ел Чүпрәле районы территориясендәге урманнарда янгыннарга юл куелмавын билгеләп үтте. Бу юнәлештә алга таба да оператив эшчәнлек алып барырга кирәклеген һәм ирекле дружиналарны булдыруның мөһимлеген ассызыклады.

–Чүпрәле районында урман җирләрен арттыру, яшь үсентеләр утырту, урман массивларын янгыннан саклау буенча билгеле бер эш алып барыла.Бу, барыннан да элек, безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе: урман хуҗалыгы министрлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын күзәтчелеге тыгыз хезмәттәшлеге. Урман фондын янгыннардан саклау буенча барлык чаралар  алга таба да башкарылыр дип уйлыйм, – диде Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов.

Район башлыгы Марат Гафаров 2022 елда  чүпрәлеләр алдында килеп туган проблемага тукталды.

–Чүпрәле районы узган ел ахырында бозлы яңгыр әсирлегенә эләкте һәм, кызганычка каршы, дистә елларга бер тапкыр кабатлана торган мондый һава торышы юл буендагы посадкалардагы, урмандагы  агачларга зыян салды. Алар бөгелеп сынды, күбесе җәрәхәтләнде. Яз башлану белән безнең алдыбызда посадкаларны, урманны әлеге агачлардан чистарту  бурычы тора,- диде ул авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

 Марат Гафаров киләчәктә район территориясендә урман массивларын киңәйтү мәсьәләсенә тукталды.  «Моның өчен без район территориясендәге чокырлы урыннарынны файдаланырга уйлыйбыз. Нигездә 1200 гектар шундый урыннарда  яшь агач үсентеләре утыртылачак.  Бу эш башланды диярлек», диде ул Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллинны мисал итеп китереп. Бүгенге көндә авыл халкы көче белән 400 меңнән артык төрле агач утыртылган. Район башлыгы министр урынбасарына әлеге территорияне республика урман фондына күчерү мөмкинлеге белән мөрәҗәгать итте.

Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы  Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Буа урманчылыгының торышы канәгатьләнерлек дип бәя бирде.

– Буа урманчылыгы тарафыннан «Экология» илкүләм проекты һәм федераль програмалар кысаларында урманнарны саклауга юнәлтелгән бурычлар вакытында үтәлә. Безнең бүгенге төп бурычларыбызның берсе булып, ул – урманнарда янгыннарны булдырмау,  яшел байлыгыбызны саклау тора.  Республикадагы  урман хуҗалыкларына  даими рәвештә дистанцион мониторинг үткәрелә һәм район территорияләрендә күзәтелә торган термоурыннар хакында мәгълүмат теркәлә. Татарстан Республикасы урман массивлары иминлеге ягыннан шактый уңышлы төбәк булып санала. Шулай да үткән ел авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр белән янәшәдәге урман территорияләрдә 352 янгын очрагы теркәлгән. Әлбәттә, янгыннарның урман массивларына үтеп керүенә юл куелмады, әмма бу мәсьәлә даими контрольдә торырга  тиеш, - диде республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары.

Ул, шулай ук,  агросәнәгать комплексы предприятиеләре хуҗалары  үз җирләрендә янгын очракларына  юл куймаска тиешлеген искәртте. Янгын очракларына юл куйган затлар дәүләт тарафыннан каралган ярдәм, субсидияләрдән мәхрүм ителәчәк,-диде.

Илгизәр Зарипов урман хуҗалыгындагы заманча яңалыкларга тукталып, ясалма интеллект системасын кертелүен  һәм аның реаль вакыт режимында эшләвен әйтте.  Ясалма интеллект системасы урмандагы барлык үзгәрешләрне-хокук бозуларны күзәтә, аларны анализлый һәм  хәбәр итә. Төп хокук бозуларның берсе булып, законсыз агач кисүләрне искәртте. Министр  урынбасары   гражданнар  урманга рөхсәтсез  бары тик ауган, корыган, үсәргә өмете булмаган агачларны җыярга гына бара ала, диде. Анда да балта, кул пычкысы белән генә. Урманга электр һәм бензин пычкылары белән керергә рөхсәт ителми, -дип белдерде.

Моннан тыш, агымдагы елдан урманнарда янгын куркынычсызлыгын бозучыларга карата штраф санкцияләре үзгәртелгән. Штраф күләме 30 тапкырга арткан!  Гражданнарга  ул 15-30 мең, вазифаи затларга 30-50 мең, юридик затларга 100-400 мең сум тәшкил итә. Махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгын бозучы гражданнар өчен штраф күләме  40 тан  50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 60 тан  90 мең сумга кадәр, юридик затларга 600 меңнән 1 млн сумга кадәр.

–Чүпрәле районы урманнарга бай түгел, дибез. Шулай да аның мәйданы бик кечкенә дә түгел. Икенче яктан, урман никадәр азрак, шуның кадәр кадерлерәк.  Шуңа да  без яшел байлыгыбызны саклау һәм аны  яңарту өчен бар көчебезне куярга тиешбез, - дип йомгаклады чыгышын Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Киңәшмә ахырында Николай Витальевич Пустынин Татарстан Республикасы  Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев