Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында «Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия хәйрия акциясенә старт бирелде

“Теләкләр чыршысы » –2018 елдан бирле гамәлдә.

Чүпрәле районында "Теләкләр чыршысы”  Бөтенроссия хәйрия акциясенә старт бирелде. Балалар өчен ул иң кадерле теләкләрне тормышка ашыру, ә өлкәннәр өчен – Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу мөмкинлеге.

Быел  "Теләкләр чыршысы” район мәдәният йортының сәхнәсенә куелды. Яңа ел бизәкләре белән бергә чыршыга балаларның хыяллары язылган открыткалар да элделәр. Акция башланыр алдыннан мәдәният хезмәткәрләре кунакларга Яңа ел җыры бүләк иттеләр.

Ел саен район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары әлеге чарага бик теләп кушылалар.

–Акциядә барлыгы 50 дән артык җитәкче катнаша, алар хәйрия акциясе кысаларында  100 дән артык баланың хыялын тормышка ашырачаклар,-ди “Кайгырту” үзәге директоры Илгизәр Вафин.

«Яңа ел–могҗизалар вакыты бит ул. Бала чакта әлеге могҗизаларга ышанып, Кыш Бабайга һәркем хат яза, хыялларын әйтә. Әлбәттә, алар тормышка ашарга тиеш. Югыйсә, ул могҗиза да булмаячак. Яңа елга мин лего - конструктор турында хыялланган нәни кызның теләген үтәячәкмен», - дип сөйләде үзәк китапханә мөдире, «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова.

– "Теләкләр чыршысы” ел ахырында билгеләп үтелә торган мөһим чара. Әлеге проектка битараф булмаган барлык райондашларыбызны кушылырга чакырам, - ди мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев та.

“Теләкләр чыршысы " –2018 елдан бирле гамәлдә. Ул бөтен Россия буенча уза һәм игелекле эшләр кылырга әзер булган меңләгән битараф булмаган гражданнарны берләштерә. Теләге булган һәркем физик мөмкинлекләре чикле балалар, ятимнәр һәм авыр матди хәлгә дучар булганнарның хыялын тормышка ашыра ала. Ветераннарга һәм ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә дә бүләк бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев