Чүпрәле районында социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр
Социаль хезмәткәр көне Россиядә ел саен июнь аенда билгеләп үтелә.
Бүген, 2026 елның 11 июнендә, район мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу күркәм традиция һөнәре гаять зур йөрәк һәм чиксез фидакарьлек таләп иткән кешеләрне бергә җыйды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ачты. Ул тантанада катнашучыларны котлады һәм аларга авыр, ләкин шул ук вакытта шундый мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
- Сезнең эшегез-профессиональлек кенә түгел, рухи юмартлык та таләп итә торган чын сәләт тә ул. Сез көн саен кешеләрнең тормышын яхшыртып, мөһим игелекле эшләр башкарасыз. Ярдәмчел булуыгыз һәм авыр минутларда янәшә булырга әзер булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, — диде ул үз чыгышында.
Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Рәкыйпова җылы котладылар.
Тармак ветераннарын хөрмәтләү аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Бәйрәмгә районны социаль яклау башлангычында торучылар һәм күп елларын кешеләргә хезмәт итүгә багышлаучылар чакырылган иде.
Котлау сүзләрен төрле елларда җитәкче булып эшләгән Антонина Хәлилова һәм Зөлфия Йосыпова юллады.
Антонина Хәлилова:
"Мин бу системада күп еллар эшләдем, һәм бер генә нәрсәне әйтә алам: бу җаваплы хезмәт. Әйе, җиңел түгел, кешеләрнең төрле проблемаларын хәл итәргә туры килә, әмма ярдәм иткәннәрнең күзләрендә рәхмәт күргәндә, барлык кыенлыклар онытыла».
Зөлфия Йосыпова:
"Хәзер без роботлар һәм ясалма интеллект гасырында яшибез. Технологияләр бик алга китте. Ләкин бернинди, хәтта иң акыллы робот та беркайчан да гади кеше җылысын, җанлы катнашуын һәм эчкерсез кайгыртуын алмаштырмаячак. Безнең эштә иң мөһиме — йөрәк җылысы. Бу кешенең генә көченнән килә. Һәм хәзерге хезмәткәрләрнең әлеге традицияләрне шундый ук профессионализм һәм үз эшләренә мәхәббәт белән дәвам итүләрен телим.
Тантананың кульминациясе булып Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшыру булды. Ветераннар да игътибарсыз калмады-аларга да чын күңелдән рәхмәт әйттеләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Котлауларның җылы сүзләре һәм бүләкләү тантанасы мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм социаль тармак хезмәткәрләре әзерләгән якты концерт программасы белән алышынды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алдылар.
Белешмә
Социаль хезмәткәр көне Россиядә ел саен июнь аенда билгеләп үтелә. Дата тарихи вакыйга белән бәйле: 1701 елда Петр I Россиядә дәүләт социаль яклау системасына нигез салган Указ чыгара. Хәзерге заман бәйрәме РФ Президентының 2000 елның 27 октябрендәге Указы белән гамәлгә куелган, һәм бүген ул авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүнең игелекле эшенә үзен багышлаган һәркемнең казанышларын тану көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев