Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында күркәм гаиләләрне котладылар

Һәрбер гаиләнең уникаль мәхәббәт тарихы бар.

Чүпрәле районында бергә озын тормыш юлы  узган гаиләләрне  60 һәм 65 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Юбилярларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары өйләренә барып котладылар.
Һәрбер гаиләнең уникаль мәхәббәт тарихы бар. Юбилярларның иң озын гомер кичерүчеләре  Иске Кәкерле авылыннан. Фәтхуллиннар бергә гомер итүләренең 65 еллыгын, тимер туйларын билгеләп үтә.
Фатыйх Латыйп улы 7 сыйныфны тәмамлаган. 1952-56 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң авылдашы Әминә Насретдиновна белән гаилә кора. Алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр.  Бүгенге көнгә 3 уллары һәм 2 кызлары, шулай ук 7 оныклары һәм 5 оныкчыклары аларны сөендереп яши.

Фатыйх абый озак еллар "Ялкын" колхозында бригадир, заправщик булып эшли, шулай ук завсклад була. Тормыш иптәше Әминә апа колхозда, аннары 40 ел дәвамында мәктәптә эшли.
Фаткуллиннар гаиләсе озын гомер итүнең сере белән уртаклашып, гаиләдә  иң мөһиме тынычлык һәм хөрмәт кирәклеген әйтәләр. Гармонияне сакларга, тискәре эмоцияләр гаилә тынычлыгын  бозмаска киңәш итәләр. 

Татар Бизнәсе авылыннан  Фәүзия һәм Ирфан Кааловлар 60 ел бергә яшиләр, бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның ун оныгы, алты оныкчыгы бар.
Ирфан Ибраһим улы «Йолдыз» колхозында шофер булып эшли, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Фәүзия Зыятдин кызы колхозда төрле эшләрдә эшли. 1995 елдан Фәүзия Зыятдин кызы, Ирфан Ибраһим улы 1996 елдан лаеклы ялда. 
Хәзерге вакытта алар оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар.  Авылдашлары арасында ихтирам һәм мәхәббәт казанганнар.
Кунаклар гаиләләрне  юбилей даталары белән котладылар. Район башлыгы исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары даирәсендә матур, озын, бәхетле гомер теләделәр.

-Сезнең гаилә тормышы -яшь буынга үрнәк, -диде Айрат Җәлалов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев