Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында җитәкчеләр «Туган як» һәм «Таван ен» газетасына подписка рәсмиләштерделәр

Бу көннәрдә ташламалы язылу декадасы уза. Ул 14 декабрьдә тәмамланачак.

Бүген, 2023 елның 13 декабрендә, Чүпрәле районында җитәкчеләр район газетасына подписка рәсмиләштерделәр. 

Киләсе елның беренче яртыеллыгында «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов язылды.

Подписка Фото Гулия ФаизоваҖитәкчеләр район газетасын үзләре, шулай ук әти-әниләре өчен дә рәсмиләштерделәр. Рөстәм Мөхәммәтҗанов исә газетаны эчке эшләр бүлеге ветераны Вазих Сатдиновка да яздырды.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамлана, бары тик санаулы көннәр генә кала бара.

Подписка Фото Гулия ФаизоваБу көннәрдә ташламалы язылу декадасы уза. Ул 14 декабрьдә тәмамланачак. Шулай ук газетаны редакциядән килеп алу шарты белән альтернатив вариант та тәкъдим ителә.

Подписка Фото Гулия ФаизоваХөрмәтле райондашлар, абунәчеләр! Сезне газета аша Чүпрәле районының барлык вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга чакырабыз! Һәркайсыгызны район редакциясендә, шулай ук почта бүлекчәләрендә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев