Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында «Бердәм Россия» партиясе билетлары тапшырылды

Чүпрәле җирле бүлекчәсе 1272 партия әгъзасынан тора.

«1 декабрендә "Бердәм Россия" партия оешуга 21 ел. Бу вакыт эчендә партия кешеләр мәнфәгатен кайгыртты, иң катлаулы проблемаларны чишү өчен көч куйды, - диде «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы, Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин партия әгъзалары белән тантаналы очрашу вакытында.
Чүпрәле җирле бүлекчәсе 1272 партия әгъзасынан тора. Алар 22 беренчел бүлеккә берләшкән. Алар арасында ир-атлар–40%, хатын-кызлар–60%, югары һәм урта махсус белемгә ия-51%, 30 яшькә кадәрге яшьләр-2,4%. 
Район партия оешмасы халыкның барлык катламнарын: эшчеләр(30%), хезмәткәрләр(53%) һәм пенсионерлар(17%) берләштерә. Җирле бүлекнең иң мөһим кадрлар резервы булып партия тарафдарлары хәрәкәте тора, аларда 1450 кеше исәпләнә.
Очрашу вакытында биш бердәмроссиялелегә партия билетлары тапшыру тантанасы булды. Алексей Ярухин билгеләп үткәнчә, алар моңарчы «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары булган, ә хәзер партия сафларына керергә белдергәннәр. Болар - Тамара Денисова, Хорновар-Шигали урта мәктәбе педагогы Людмила Лукьянова, Звезда авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы Наилә Ситдыйкова, Кече Чынлы авылы балалар бакчасының техник хезмәткәре, Динә Сөләйманова, Кече Чынлы авылы балалар бакчасы тәрбиячесе һәм Людмила Терентьева, Коршанга-Шигалалы авыл клубы мөдире.
Билетларны тапшырганда Алексей Ярухин аларга иҗтимагый эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
Шулай ук Чүпрәле районы партиясе әгъзалары исеменнән «Александр Невский», «Владимир Кросное Солнышко»  һәм 3 том «Петр 1», китапханә фондына, мөдире Гөлфия Яфизовага  тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев