Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында 405 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән

Чүпрәле районы башлыгы каршындагы Эшкуарлык буенча Советның киңәйтелгән утырышы узды.

Бүген, 2023 елның 26 октябрендә, ТР Чүпрәле районы башлыгы каршындагы Эшкуарлык буенча Советның киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш  яңалыклар һәм эшкуарларга актуаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде, анда эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында барлыкка килгән мәсьәләләр һәм проблемалар тикшерелде. Утырышта катнашучылар шулай ук ТР Чүпрәле районында 2024-2025 елларга эшкуарлыкны үстерү буенча бурычларны да карадылар.

Утырыш эшендә  Чүпрәле районының Эшкуарлык Советы әгъзалары, район прокуроры Олег Гайнетдинов, Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 8нче номерлы районара башлыгы Алексей Путин, ТР Икътисад министрлыгының Чүпрәле районы буенча Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкиле Данис Айнуллов, шулай ук кредитлау һәм банклар үзәге вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, КФХ башлыклары, үзмәшгуль гражданнар катнашты.  Утырышны ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ачты һәм алып барды.

Район башлыгы Марат Гафаров бүгенге көндә Чүпрәле районында 405 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгәнлеген белдерде. Шул исәптән 311 шәхси эшмәкәр, 33 КФХ һәм 61 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 

- Елдан-ел районда үзмәшгуль гражданнар саны арта бара. Бүгенге көндә аларның саны  районда -1345 кеше. Электрон сәүдә белән эшләүчеләр саны артуы куанычлы. ТР электрон сәүдәне үстерү үзәге мәгълүматлары буенча системада районның 80 субъекты теркәлгән һәм төрле маркетплейслар ярдәмендә эшли. Безнең район эшкуарлары ел дәвамында 1 млрд 293 млн сумлык ташламалы микрофинанс продуктларыннан файдаланган, шул исәптән Эшкуарлыкка ярдәм фонды аша 9,2 млн сум.Гарантия фонды ярдәменнән 27,3 млн сумлык 7 субъект файдаланган. Эшмәкәрләр катнашы буенча рейтингта район республикада 2 нче урынны били, - диде Марат Ринат улы.


Район башлыгы шулай ук районда авыл хуҗалыгы кооперациясе системасын үстерүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Чүпрәле районында төрле юнәлештәге 7 кооператив теркәлгән, аларның сафларында 501 әгъза исәпләнә. 

Утырышын дәвам итеп, «2023 елдан салым законнарындагы үзгәрешләр турында» , Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 8 нче номерлы инспекциясе башлыгы урынбасары Галина Йосыпова, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына актуаль ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге өлкән икътисадчысы Альбина Матросова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының экспортка юнәлдерелгән субъектларына ярдәм чаралары турында «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК НО экспортка ярдәм итү үзәгенең СМСП белән эшләү бүлеге башлыгы Айрат Вәлиев чыгыш ясадылар.

"Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына Республика ярдәм чаралары турында «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Чүпрәле районы буенча Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкиле Данис Айнуллов, "Россельхозбанк линиясе буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында " Резеда Хәйруллина сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев