Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында 36 сайлау участогы ачылды

РФ Президентын сайлаулар өч көн дәвамында — 15, 16 һәм 17 мартта узачак

Бүген, 2024 елның 15 мартында, иртәнге сәгать 8дә 36 сайлау участогы ТР Чүпрәле районында яшәүчеләр өчен ишекләр ачты. 

Иске Чүпрәле авылының 1338 һәм 1368 нче сайлау участокларында сайлаучыларның шактый активлыгы күзәтелә.

1338 нче сайлау участогына беренчеләрдән булып хезмәт ветераны Абдулхәрис Алимов та килгән. 

Абдулхарис абый актив өлкәннәрнең берсе. Ул бөтен гомерен район территориясендә хокук тәртибен һәм тотрыклылыкны булдыру юнәлешендә хезмәт куйган шәхес. Бүген дә ул илнең тотрыклылыгы өчен тавыш бирүен билгеләп үтте.

- Президент сайлаулары-илдә мөһим сәяси вакыйга, һәм аның нәтиҗәсе безгә бәйле. Сигезенче дистә ел булуга карамастан, аллага шөкер, сәламәтлек миңа сайлау участокларына үз аякларым белән килергә  һәм лаеклы кандидат өчен тавыш бирергә мөмкинлек бирә, — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президентын сайлаулар өч көн дәвамында — 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Чүпрәле районында сайлау участоклары сәгать 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев