Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында «10000 адым»акциясе узды

Акцияне Чүпрәле районы пенсионерлар берлеге рәисе Дилүзә Азизова оештырды.

Өлкәннәр көне һәм Декадасы кысаларында Чүпрәле районында «10000 адым»акциясе узды. Анда катнашучылар Иске Чүпрәле авылы урамнары буйлап уздылар һәм районның истәлекле урыннарында булдылар. Акция шулай ук Бөтендөнья йөрәк көненә (29 сентябрь) һәм Бөтенроссия йөрү көненә (1-2 октябрь) багышланган иде.

Акцияне Чүпрәле районы пенсионерлар берлеге рәисе Дилүзә Азизова оештырды. 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе укучылары да пенсионерларга кушылды.

Акциядә катнашучыларны сәламләп, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов: «пенсионерлар - безнең районның иң актив кешеләре, үсеп килүче буынга үрнәк булып торалар», дип билгеләп үтте. Һәм мондый актив тормыш позицияләрее өчен аларга рәхмәт белдерде. Бәйрәм белән котлады, күңел күтәренкелеге һәм, шулай ук, шатланып яшәүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев