Чүпрәле районынан Камаловлар социаль газлаштыру программасыннан файдаланганнар
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстанда социаль газлаштыру программасы эшли.
Әлеге проект 2021 елдан бирле гамәлдә һәм ул күбрәк «догазификация» буларак билгеле.
Безнең илдә газ челтәренә тоташтырылган торак пунктлар аз түгел, әмма төрле сәбәпләр аркасында кайбер торак йортлар газга тоташтырылмаган. Әлеге программа исә газүткәргечне торак пунктлардагы җир кишәрлекләре чикләренә кадәр бушлай сузуны күздә тота.
Иске Задур авылында гомер итүче Гөлүсә һәм Марат Камаловлар — программадан файдаланучылар.
Иске Задур зур авыл түгел. Бүгенге көндә анда барлыгы.. хуҗалык исәпләнә. Камаловлар йорты да авылның икенче ягында, беръялгызы гына калган. Гаилә башлыгы авылын, туган нигезен ташлап китү турында уйланмый да. Армиядән кайткач күрше Буа районы кызы белән гаилә төзиләр, өч ир-егет тәрбияләп үстерәләр.
Тырыш гаилә бүгенге көндә үз көнен үзе күреп яши, күпләп мал-туар асрый. Олы уллары Марсель райондагы эчке эшләр бүлегендә эшли, уртанчылары Алмаз техникумда белгечлек үзләштерә, төпчекләре Айнур исә урта белем ала.
—Безнең якка чыгу юлын елга бүлә. Шуңа да массакүләм газлаштыру елларында газүткәргечләрне елга аша чыгаруда кыенлыклар килеп чыккан. Электрга тоташтыру мөмкинлеге дә каралган, әмма анысы да барып чыкмаган. Моңа кадәр безгә утын ягып җылынырга туры килде, плитә өчен исә газ баллоны кулландык,-ди Марат Камалов.
Өйләренә газ тоташтырылганнан соң, гаилә башлыгы, документлар белән йөргәндә, күргән чыгымнарына субсидия алу мөмкинлеге турында да белеп ала.
—Мин һәр эштә дә тәрип яратам. Шуңа да өйгә газ керткәндә сатып алган барлык җиһазларның, кирәк-яракларның чекларын, документларын җыеп, туплап бардым. Киңәш, ярдәмнәре өчен газ-эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе Рамиль Сабирҗановка, проект-документлар әзерләүдә ярдәм итүче Рөстәм Юсуповка, район халкын социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтләремне җиткерәм.
Өйләренең зәңгәр ягулыкка тоташтырылуына Гөлүсә ханым бигрәк тә куанган.
—Бу эшләр декабрь аенда башкарылды. Иртән җылы өйдә йокыдан уяну —зур шатлык булды, әлбәттә. Мич ягасы юк, бер сүз белән әйткәндә—рәхәт! Аш-су әзерләгәндә дә газ бетәр, дип курыкмыйсың. Рәхмәт, бездәй зәңгәр ягулыкны төрле сәбәпләр белән тоташтыра алмый калганнарга, зур ярдәм бит бу,-ди хуҗабикә.
Район халкына социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Лилия Рәкыйпова социаль газлаштыру программасы кысаларында аерым категория гражданнарның 100 мең сумга кадәр акча ала алуын билгеләп үтә.
— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидия бирү турында"гы карары нигезендә әлеге ярдәмнән Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары; махсус хәрби операциядә катнашучылар; һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары; I һәм II төркем инвалидлар; Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары; инвалид балалар һәм аларны караучылар; өлкән баласы 18 яшькә җиткәнче яисә 23 яшькә җиткәнче көндезге белем ала торган өч һәм аннан күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр; җан башына керем күләме тулмаган гаиләләр файдалана ала. Субсидия алу өчен яшәү урыны буенча райондагы, ягъни бездәге матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә гариза бирергә кирәк. Субсидиягә 2021 елның 21 апреленнән соң газ кертүчеләр дәгъва итә ала. Субсидия бер йорт кишәрлегенә бер тапкыр гына бирелә. Әлеге субсидиягә газ үткәрү, җиһаз сатып алу һәм урнаштыру буенча барлык эшләр төгәлләнгәч кенә дәгъва итеп була. Субсидия тотылган акчадан күбрәк була алмый,-ди Лилия Рәкыйпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев