Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан Сания апа Миначева 95 яшьлек юбилеен каршы алды
Сания апа Миначева – сугыш чоры баласы. Ул заман балаларының һәрберсе кебек үк ул да михнәтле тормыш үткән.
Зур Чынлы авылы кызы ул. Яңа елның беренче көнендә ул үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
Сания Насретдин кызы өч балалы гаиләдә төпчек бала булып үскән. Сания апа дөньяга аваз салганнан соң, күп тә үтми әтисе бакыйлыкка күченә, Бөек Ватан сугышы да башлана. Фронтка киткән абыйларына исән кайтырга насыйп булмый. Әнисе белән тормышның бар авырлыгын тартып, бер-берсенә терәк, киңәшче булып, икәүдән-икәү гомер кичерәләр алар.
Сания апа үзенең бар гомерен дә туган аваылында, колхозда эшләүгә багышлый, әнисен карый, шул рәвешле үз тормышын да кормый кала. Бүгенге көндә ул беръялгызы яши, авылда туганнары да юк диярлек.
«Якын кешеләрем булмаса да, бик яхшы, ярдәмчел күршеләрем бар. Элек, көч булганда, мин үзем аларга булыша идем, ә хәзер алар миңа ярдәм итә", - дип сөйли авыл өлкәне.
Көндәлек эшләрендә, яшәешендә аңа еллар дәвамында социаль хезмәткәр Лилия Әхмәтова ярдәмен күрсәтә. Сания Насретдин кызы аңа бик рәхмәтле.
Юбилей көнендә Сания апаны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов котларга килделәр.
Олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, районы башлыгыннан бүләк, шулай ук шәхсән үзәреннән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар. Нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм имин көннәр теләделәр.
Гомер бәйрәме көнендә Сания апа өенең ишеген ачып кергән кунакларга бик сөенде, котлаулары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте, хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын, дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев