Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә яңа елның беренче язылышу тантанасы булды
Денис Чернов һәм Кристина Данилова 2023 елда танатаналы шартларда өйләнешүче беренче пар булды
Бүген, 2023 елның 21 гыйнварында, Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә яңа елның беренче язылышу тантанасы булды.
Денис Чернов һәм Кристина Данилова 2023 елда танатаналы шартларда өйләнешүче беренче пар булды. Алар гаризаны үткән ел ук биреп куйган булганнар.. Тантанага яшьләрнең туганнары һәм якыннары җыелды.
Ике яшь йөрәкне интернет берләштергән. Башлап язышканнар, аннан очрашып, бер- берсенә бер күрүдә үк гашыйк булганнар. "Интренет аша язышып торсак та, әлләни хисләр юк кебек иде, ә инде очрашкач. минем өчен чын мәхәббәт булуын аңладым".-ди Денис. Шулай да әле ике еллап үисләренең ныклыгын сынап карараганнар һәм ниһаять быел өйләнешергә уйлаганнар. "Инде вакыттыр",-дидек диләр.
Денис -Иске Уби авлында туган. Алар гаиләләре белән Иске Дуван авылына күченеп килә. Мәктәпне тәмамлагач, ул Ульяновск көллиятенә укырга керә. Аннары армиядә хезмәт итә, ә бүген ул Мәскәүдә вахта ысулы белән эшли.
Кәләш исә Ульяновск өлкәсеннән. Мәктәптән соң ул шәфкать туташы һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә Ульяновск өлкә клиник хастаханәсендә хезмәт куя.
Язылышу тантанасына яшь парны котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та килгән иде. Ул билгеләп үткәнчә, тормышта иң әһәмиятле даталар күп түгел,шуларның берсе ул-туй көне.
- Без бүген яңа гаилә барлыкка килүнең шаһиты булдык. Сезгә бәхет, сәламәтлек, бер-берегезне аңлап һәм тату яшәвегезне телим, - диде ул, беренче гаилә документын–язылышу турында таныклык һәм истәлеккә бүләк тапшырып.
Яшьләр сөю вәгъдәсе-балдаклар алмаштылар, ир белән хатын буларак яңа статуста беренче вальс әйләнделәр һәм кунаклардан бик күп матур теләкләр кабул иттеләр.
Чүпрәле районы ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова сүзләренә караганда, 2022 елда 72 пар теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 7 парга күбрәк.
Кристина һәм Денис Черновлар "аяклары җиңел булып" 2023 елда өйләнешүчеләрнең саны тагын да күбрәк булуын теләделәр.
2023 елда өйләнешү өчен матур даталар саны -16.
2023 елда кыш айларындагы беренче матур дата -23 февральдә (23.02.2023), тагын берсе декабрьдә — 23.12.2023.
Язгы матур даталар: 02.03.2023 (пәнҗешәмбе), 03.03.2023 (җомга), 23.03.2023 (пәнҗешәмбе), 05.05.2023 (җомга), 23.05.2023 (сишәмбе).
Җәйлеген матур даталар дүртәү. Бу 23.06.2023, 07.07.2023 һәм 08.07.2023 — 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм 23.08.2023.
Көз көне сентябрьдә берьюлы ике шимбә матур даталарга туры килә — 09.09.2023 һәм 23.09.2023. Ноябрь һәм октябрь айларында матур даталар -03.10.2023 (сишәмбе), 03.11.2023 (җомга), 23.11.2023 (пәнҗешәмбе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев