Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы хастаханәсендә дәваланучы балаларга бүләкләр тараттылар

Чүпрәледә «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды.

Әлеге акция «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән уза һәм ул медицина учреждениеләрендә һәм хосписларда дәваланучы һәм реабилитация үтүче балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

Районда хастаханәдә дәваланучы балаларга бүләк җыюда «Бердәм Россия» партиясенең район авылларындагы беренчел бүлекчәләре секретарьлары, партия активистлары катнашты. «Батырлык тартмасына» альбомнар, фломастерлар, төсле карандашлар, ручкалар, буяулар, канцелярия кирәк-яраклары һәм иҗат өчен җыелмалар һ.б. тупланган иде. 

«Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Алексей Ярухин һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Илдар Каюмов район үзәк хастаханәсендә булдылар һәм хастаханәнең балалар бүлегендә дәваланучы яшь пациентларга "Бердәм Россия«дән «Батырлык тартмалары», шахмат уены тапшырдылар. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә тугыз бала дәвалана.

— Хастаханә палаталары, процедуралар, авырау — бала өчен стресс ул: бала өйдән, тирә-юньдәгеләрдән, дусларыннан аерылган. Аңа хастаханәдә һәм социаль челтәрләр аша аралашырга гына кала. Мондый игътибар, бүләкләр-бала өчен, әлбәттә, зур шатлык, — дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсе баш табибы Иосиф Кукушкин.

Исегезгә төшерәбез, акция 2025 елның 10 ноябреннән 2 декабренә кадәр узды. 

— Быел партиянең барлыкка килүенә 24 ел тула һәм «Батырлык тартмасы» акциясенең шушы бәйрәм белән туры килүе сөендерә, әлбәттә. Акция дәваланучы нәни пациентларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, — диде «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлеге сәркатибе урынбасары Алексей Ярухин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев