Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде

Рәсим Низамов Буа районыннан, ветеринария хезмәте өлкәсендә 20 елга якын эшли.

«Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесенең җитәкчесе-баш ветеринария табибы вазифасына Низамов Рәсим Рәис улы билгеләнде.

Рәсим Низамов Буа районыннан, ветеринария хезмәте өлкәсендә 20 елга якын эшли.

«Рәсим Рәис улын яңа вазифасы белән котлыйбыз, һөнәри эшчәнлек һәм карьера үсеше телибез!»- дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Алмаз Хисаметдинов шулай ук хезмәт коллективы белән киңәшмә үткәрде, киләчәккә  бурычларны һәм  планнарны билгеләде.

Район башлыгы Марат Гафаров һәм яңа җитәкче белән берлектә ул ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән танышты, кабинетларны карады, хезмәт коллективының көнүзәк мәсьәләләрен шәхси контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев