Чүпрәле районы тармак технологияләре техникумында яңа директор билгеләнде
Уку йортының җитәкчесе итеп Валерий Лухманов билгеләнде.
Бүген, 6 апрельдә, эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Чүпрәле тармак технологияләре техникумына» яңа директор билгеләнүе турында игълан ителде. Уку йортының җитәкчесе итеп Валерий Лухманов билгеләнде.
Валерий Викторович Чүпрәле районының Зур Аксу авылында туып үскән, танылган педагогик Лухмановлар династиясе вәкиле. Аның бөтен һөнәри тормышы техникум белән тыгыз бәйләнгән: ул биредә укытучы булып эшли башлаган һәм учреждениедә инде 27 ел эшли. 1999 елдан Лухманов директор урынбасары вазифасын башкара.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов яңа директорны билгеләнүе белән котлады һәм мәгариф системасы файдасына эшендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев