Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы социаль инициативаның төп мәйданчыгына әверелде

Эшлекле чара узды

«Гаиләгә ярдәм» проекты кысаларында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең районыбызда балалар хокукларын яклау һәм гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган эшлекле чаралар узды.

Анда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасында  Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, район прокуроры Ришат Купкенов, шулай ук опека, мәгариф һәм социаль яклау, мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.

Көн дәвамында төп темалар: Чүпрәле муниципаль районында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү, мәгариф учреждениеләрендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, социаль ятимлекне булдырмау буенча опека һәм попечительлек секторы эшчәнлеге карап тикшерелде.

Комиссия вәкилләре «Җылы йорт» приютында, Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда имтиханнар үткәрү пунктында, «Балалар иҗаты йорты»нда, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында, «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагеренда булдылар.

Утырышлар, тикшерүләр белән беррәттән район халкы өчен гражданнарны комплекслы кабул итү оештырылды. Чүпрәлеләр социаль һәм юридик ярдәм чараларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Бу көнне профилактик эшкә аерым игътибар бирелде. Опека, социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау белгечләре катнашында эшче төркемнең утырышы булды. Катнашучылар гаиләләрне  саклау һәм балаларны гаиләләрдән алуга китерә торган хәлләрне булдырмау механизмнарын җентекләп тикшерделәр.

Комиссия вәкилләре оештыру һәм хокукый мәсьәләләрне хәл иткән арада районда белем бирү һәм агарту эшләре дә актив алып барылды.  ЗАГС бүлегендә «Гаилә кыйммәтләре нигезләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды, анда психологлар, дин әһелләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Балалар сәнгать мәктәбендә «Гаилә белеме» программасын гамәлгә кертү буенча укыту-методик семинар узды. Бөтенроссия конкурсларында җиңгән педагоглар һәм район укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Опекун гаиләләрендә балалар мәнфәгатьләрен яклау» темасына гаиләләр белән очрашу узды. Ата-аналар һәм балалар белән психологлар, шулай ук гаилә коруга ярдәм итү үзәге белгечләре эшләде.

Көннең икенче яртысында “Татарстан — Яңа гасыр” хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе конференциясе узды. Активистлар һәм яшьләр секторы вәкилләре районның үсеш планнары һәм үсеп килүче буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа проектлар турында фикер алыштылар.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, көн дәвамындагы чараларга йомгак ясап:

–Гаилә, балалар мәнфәгатьләрен яклау, аларга төп ярдәмчеләр булу–һәркайсыбыз өчен уртак бурыч булып тора. Бер генә бала да, гаилә дә авырлык килгәндә игътибарсыз калмасын, вакытында юридик, психологик һәм матди ярдәм алсын. Хокук та яклансын, гаилә дә саклансын, -дип теләкләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев