Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Пустыниннар гаиләсендә-олы шатлык

Россия көнендә дөньяга яңа аваз салган Мирославаны хөрмәтләделәр

Нәни кызчык  махсус хәрби операциядә катнашучы Мария һәм Андрей Пустыниннар гаиләсендә 5 июньдә туган.

«Чүпрәле» паркында Россия көненә багышланган тантаналы чара барышында иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе Пустыниннар гаиләсен хөрмәтләү булды.

Гаиләгә тантаналы шартларда сабыйның төп документын–туу турында таныклыгын һәм бүләкләрне район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин тапшырыды, җылы теләкләрен җиткерде.

Андрей Александрович – махсус хәрби операция ветераны. Хәрби задание үтәү барышында каты яралана, хәзерге вакытта реабилитация уза. Тормыш иптәше Мария исә юл иминлеге хәрәкәте бүлеге вәкиле.

Мирослава – гаиләдә икенче бала. Пустыниннарның тагын бер кыз балалары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев