Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәле районы Коршанга-Шигали авылында кибет ачылды
Бу районда республика программасы кысаларында төзелгән бишенче кибет.
Районда «Авыл кибете» республика максатчан программасы буенча тагын бер кибет ачылды. Яңа сәүдә объекты Звезда авыл җирлегенә караган Коршанга-Шигали авылы халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Бу районда әлеге программа кысаларында төзелгән бишенче кибет. Моңа кадәр хезмәт күрсәтү пунктлары Татар Төкесе, Яңа Чокалы, Татар Шатрашаны, Яңа Ишле авылларында сафка баскан иде.
Кибетне ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров, «Татпотребсоюз» идарәсе җитәкчесе Рашат Шаймарданов та катнашты.
–Бүген бездә шатлыклы вакыйга. Коршанга –Шигали авылында күптән көтелгән сәүдә объекты ачыла. Үткән ел биредә фельдшер-акушерлык пункты төзелгән булса, быел менә кибет булдырылды. Алга таба күпфункцияле үзәк төзү турында да планнар бар. Әлбәттә, төзелешләрнең барысы да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, республика программалары кысаларында тормышка ашырыла, бик зур рәхмәт. Хезмәт күрсәтү пункты биредә яшәүче халкыбызының ихтыяҗын өйрәнеп, кирәкле товарлар белән тәэмин итеп, озак еллар хезмәт итәр дип ышанам, - диде район башлыгы Марат Гафаров кибетне төзүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен белдереп.
«Татпотребсоюз» идарәсе җитәкчесе Рашат Шаймарданов :
–Әлеге программа 2017 елдан эшли, һәм ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып китте. Шушы елдан башлап, республикада 113 халыкка хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Быел республикада шундый 13 сәүдә пункты ачылачак. Чүпрәледә генә шушы еллар эчендә, бүгенгесе белән бишенче кибет сафка басты. Әлеге хезмәт күрсәтү пунктлары ачуның максаты – авыл халкын беренчел, сыйфатлы кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү. Рәхәтен күрегез, кибет озак еллар хезмәт итсен.
Тантанага җыелучылар, авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова да җиткерде.
Символик кызыл тасманы кискәннән соң, халык кибеткә кереп, кирәкле товарларын сатып алды. Ә иң беренче сатып алучы – Надежда Муллина булды. Авыл халкына сатучы Маргарита Барт хезмәт күрсәтәчәк.
Биредә көнкүреш товарларыннан да, азык-төлектән дә киштәләр сыгылып тора. Прилавкаларга чәй, кәнфит, ярма, тоз, җиләк-җимеш кебек көндәлек кирәк булган товарлар белән беррәттән район икмәк пешерү заводы җитештерә торган кондитер продукцияләре дә куелган. Барысы да сертификатка ия, сыйфатлы.
Людмила Терентьева:
–Авылыбызда 100 дән артык кеше яши. Күпчелеге олы яшьтәгеләр. Кибетсез бик уңайсыз иде. Моңарчы автолавка, шәхси эшмәкәрләр килеп сәүдә итеп йөрделәр. Транспорты булучылар күрше авылларга, район үзәгенә барып, кирәк-ярагын алып кайтты. Бу исә өстәмә чыгымнар да таләп итә. Хәзер исә, бер кая да барасы да юк, чыктың–кирәк әйберләреңңне алдың, рәхәт бит! Авылдашлар белән очрашып, хәл-әхвәл дә белешеп кайтасың, беррәттән. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, кибетләргә йөрергә –акчабыз, тәмлеләрне ашарга–исәнлек булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев