Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Каракитә авылында көрәш бәйрәме узды

Физкультура-спортны үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр истәлегенә спорт ярышлары уздыру районда матур традициягә әйләнде.

Түбән Каракитә авылы мәдәният йортында Фәрит Зәки улы Азизов призына яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча ярышлар узды. 2021 елдан бирле үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы алтмышлап көрәшче катнашты. Алар барысы да безнең район авылларыннан, спорт мәктәбендә көрәш секцияләрендә шөгыльләнүче яшьләр.

Ярышларның тантаналы ачылышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты һәм яшь көрәшчеләргә келәмдә матур уен теләде.

–Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь”-диде Данис Сатдинов.

Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалетдинов сүзләренчә, Фәрит Азизов милли көрәшне үстерү өчен бик күп эш башкарган шәхес. “Авылдашыбызның  исеме Марс  урта мәктәбен тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралышканнарга да, спорт сөючеләргә дә яхшы таныш. Ул көрәш спортына  күп кенә яшьләрдә мәхәббәт уяткан шәхес. Аның якты истәлеге хөрмәтенә багышлыйбыз әлеге ярышларны”,-диде ул.

Әлеге чемпионатны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен спортчының сеңелләре Наилә Зиганшина һәм Әлфия  Айнуллова,  тол хатыны Дилүзә Азизовага җиткерде.

"Мондый ярышлар укучылар һәм яшьләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте  бүгенге көндә  Россия Пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеген җитәкләүче  Дилүзә Азизова.

Көн дәвамында яшь көрәшчеләр матур көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр тапшырылды.

Белешмә

Фәрит Заки улы Азизов Югары Каракитә авылында туа. Яшьтән үк ул көрәш спорты белән шөгыльләнә, чын профессиональ спортчы, спорт мастеры булып җитешә. 1979 елда «Көрәш» буенча ТАССР Чемпионы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев