Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Каракитә авылы уңганнары белән данлы

Бу көнне сәхнә түрендә хуҗалыкта озак еллар хезмәт куйган алдынгы хезмәтчәннәр данланды.

Тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан Түбән һәм Югары Каракитә авылында бәйрәм яңгыр белән башланып китте. Шулай да һава торышы әзерлеккә шактый тырышлык куйган каракитәлеләргә үзенең мәрхәмәтлелеген күрсәтеп, ярты сәгатьтән соң, кояшлы, матур кичен бүләк итте.

Бәйрәм кунаклары: район Башкарма комиеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов авыл халкын котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов авылның килеп чыгышын, аның шанлы үткәне хакында сөйләде.

– Авыл шактый гына олуг шәхесләр тәрбияләгән. Шуларның берсе фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, тарихи чыганаклар Габделҗәббар Кандалыйның да нәселе Каракитә авылыннан чыккан дигәнне раслый. Марс урта мәктәбендә “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “СССР мәгариф отличнигы” “Почет билгесе” ордены иясе Зәки Азизов тарафыннан районда иң беренчеләрдән  авыл хуҗалыгы буенча профильле укыту оештырыла. Андагы фәнни түгәрәкләрдә “Каракитә” карабодай сортына нигез салына.  Отрядның эше турында “Звезда моих полей” дигән кинофильм да төшерелә. Бу авылдан профессор, биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәлалов, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, табиб  Җәүдәт Якупов чыккан. Спорт буенча да атказанган мастерларны, тренерларны, Сабан туе батырларын  Шамил Хисаметдиновны, Шамил Миңлебаевны, Фәрит Зәки улы Азизовны үстергән бу авыл. Дәвамлы булсын иде авылның данлыклы кешеләр үстерүе. Авыл яшәсен, гореф-гадәтләр саклансын, бүгенге бәйрәм дә һәркемне  матур эшләргә генә рухландырсын,-диде ул.

Тәлгать Халитов Каракитә авылы үзенең алдынгы “Йолдыз” колхозы белән дан тоту хакында да әйтеп үтте.

–“Йолдыз” колхозы ике дистәдән артык ел  дәверендә үзенең рәисе Мансур Җамалетдинов җитәкчелегендә уңганнары белән дан тотты. Бүгенге көндә дә шушы күркәм сыйфатлар дәвам итә, авыл халкы өчен мондый бәйрәмнәр үткәрү дә куанычлы, изге гамәл,-диде ул.

Бу көнне сәхнә түрендә хуҗалыкта озак еллар хезмәт куйган алдынгы хезмәтчәннәр данланды. Җирлек башлыгы Рәфик Җамалетдинов бәйрәмгә әзерлек барышында олы өлеш керткән иганәчеләрне, төрле ярдәм күрсәткәннәрне онытмады, олы рәхмәтләрен әйтеп, аларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Мәйдан уртасында уеннар, спорт ярышлары гөрләде. Сабантуен хәтерләтеп, әллә ничә авырлык үлчәмендә татарча көрәш бәйгесе барды.

Капчык киеп узышу, йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерү, әтәч тоту, катык эченнән акча тәңкәсе эзләү–барысы да шау-гөр килеп узды.

Бала-чага исә батутта сикерде, тәмле камыр ризыклары, кайнар шашлыклар белән сыйланды. Эстрада җырчылары үз иҗат җимешләрен бәйрәмдәгеләргә бүләк буларак яңгыратты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев