Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында хәрбиләргә мендәрләр тегәләр

Иске Шәйморза авылында махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән мендәрләр тегә башлаганнар.

Бу хакта безгә авыл китапханәчесе Юлия Хөсәенова хәбәр итте. Авыл хезмәтчәннәре көче белән барлыгы 35 мендәр тегелгән.

—Бу башлангычны чын мәгънәсендә «өмә» дип атарга мөмкин, чөнки аңа битараф булмаган һәр кеше кушылды. Чара авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең актив катнашында узды. Һәр кеше уртак, игелекле эшкә үз өлешен кертергә тырышты: кемдер тышлык тегә, кемдер мендәрләрне тутыра, кемдер җыеп бара, кыскасы һәркемгә дә эш җитәрлек булды. Авыл мәдәният йортында урнашкан китапханә гуманитар ярдәм җыюның үзәк пунктына әйләнде,-диде Юлия Хөсәенова.

Аның сөйләвенчә, ярдәм кулы сузарга түләүчеләр тагын да бар. Өлкән апалар: Суфия Алтынбаева һәм Илсияр Сәфиуллина — мендәр тышларын үз өйләрендә теккәннәр.

Мендәр тышлары өчен материалларны бөтен авылдан җыйганнар. Җыелган акчаларга исә мендәрләрне тутыру өчен синтепоннар алынган.

Мендәрләр районкүләм гуманитар йөк белән якын арада махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк һәм хәрбиләргә тапшырылачак.

—Мендәрне яныңда да йөртеп була. Алар бик җиңел, уңайлы. Егетләребез анда өйдә ияләшенгән бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Мендәргә ятып йоклау, азрак ял итеп алу аларга уңай килер дип уйлыйбыз,-ди Юлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев