Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында яшәүче Фиолет Хәлиулловка 85 яшь тулды

Гөлсирә апа да Фиолет абый да «туган җирем», дип гомер итүчеләрдән, намуслы хезмәт куючылардан.

Гөлсирә апа актив хатын-кызларның берсе, ул гомер буе авыл халкына медицина ярдәме күрсәтеп, район сәламәтлек үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхес. Бүгенге көндә дә ул авыл өлкәннәренең мәнфәгатен кайгыртып яши, ветераннар советын җитәкли, мәдрәсәдә дини гыйлем бирә. Аның турында газета битләрендә дә, интернет челәтәрендә дә урын алган язмаларыбыз шактый.

Бүген исә Иске Чокалы авылының тагын бер хөрмәтле кешесе, Гөлсирә ханымның тормыш иптәше Фиолет абый турында. 

Фиолет Хәлиуллов мәктәптә уку, армия хезмәте елларын үткәннән соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укып, белгечлек ала. Хезмәт юлын «Чишмә» хуҗалыгында башлый, аннары «Сельхозтехника» һәм «Агрохимсервис» оешмаларында автомеханик булып эшли.

1986 елда Иске Чокалы мәктәбенә килә. Биредә география буенча белем бирә башлый һәм тракторчылар курсын да алып бара. 

Бер карасаң, гади генә тормыш юлы узылган кебек... Ә шул юллар эчендә аның хезмәтенә булган тугрылыгы, эшен күңел биреп башкаруы, сабырлыгы, ярдәмчеллеге ята. Шуңадыр да дуслары, туганнары, авылдашлары җитәкчеләр дә рәхмәтле аңа. Менә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә дә Фиолет аганы тәбрикләргә район җитәкчелеге, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, ветераннарның район советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин килде. Балалары, дуслары, туганнары җыелды.

Кунаклар Фиолет Сибгат улына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бала-оныклары янында озын гомерләр яшәвен теләделәр. Айрат Җәлалов юбилярга район башлыгының Рәхмәт Хатын, «Чүпрәленең 95 еллыгы» медален тапшырды. 

Гөлсирә апа белән Фиолет абый ярты гасырдан артык бергә гомер итеп, илгә-көнгә лаеклы кызлар, ул үстергәннәр. Һәркайсын югары белемле иткәннәр. Шушы хезмәтләренең дә җимешләрен татып, бүген онык-оныкчыкларына да иң кадерле кешеләр булып яшәүләрен дәвам иттерәләр. Тагын озак елларга шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев