Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясенә кушылды

Чара «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында үткәрелә.

Бүген, 2023 елның 27 апрелендә, Чүпрәле районы да "Җиңү диктанты" халыкара патриотик акциясенә кушылды. Акция быел инде бишенче тапкыр үткәрелә. Чара  "Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" проекты кысаларында  үткәрелә.

Чүпрәле районында "Җиңү диктанты" н барлык белем бирү учреждениеләрендә яздылар. Акциядә шәхсән дә, дистанцион рәвештә дә диктант-Җиңү.рф сайтында узарга мөмкин иде.

Район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов, авыл җирлекләре башлыклары 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә оештырылган диктантны офлайн-язуга кушылдылар. Биредә ике мәйданчык оештырылган иде, аның икенчесендә «Җиңү диктанты» н 10 нчы сыйныф укучылары язды.

Акциядә катнашучыларны волонтерлар Георгий тасмалары белән каршы алдылар. Мәктәп фойесында сугыш темасына багышланган музыка уйнап торды.

Чара башланыр алдыннан район башлыгы Марат Гафаров акциянең мөһимлеген ассызыклады. “Без тарихыбызны онытмаска, белергә тиешбез. Үткәннәрсез киләчәк юк”,-диде.

Тарих һәм җәмгыять белеме мөгаллиме Айгөл Вахитова акциянең барышы һәм бланкларны тутыру тәртибен аңлатты.

Акция Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә Россиядә һәм дөньяның 46 илендә 22 меңнән артык мәйданчыкта старт алды.

Катнашучыларга 45 минут эчендә хәрби – тарихи темага биремнәр үтәргә туры килде. Быел диктантка Нюрнберг процессы турында сораулар кергән иде. Төп темалар булып Кызыл Армиянең Сталинград һәм Курск сугышларында җиңүе, Донбассны немец-фашист оккупациясеннән азат итү һәм Ленинград блокадасын өзү торды.

Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән абитуриентларга «Җиңү диктанты» югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлекләр бирә. Ә федераль җиңүчеләр 9 майда Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашу һәм шаһит булу хокукы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев