Чүпрәле районы имамнары белемнәрен күтәрә
Укулар 5 декабрьдә башланды, 14 декабрьдә тәмамланачак.
Татарстан Диния назәрәте карары нигезендә, республикабыз авылларындагы һәр имам үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Шушы программа буенча Чүпрәле районыннан 8 имам Казанда белем күтәрү курслары уза. Аларны мөхтәсибнең беренче урынбасары Илһам хәзрәт Шаммасов җитәкли.
Укулар 5 декабрьдә башланды, 14 декабрьдә тәмамланачак.
Дәресләрдә Коръән нигезләрен, дини йолалар үткәрү, исламга чакыру кебек фәннәр үзләштерү каралган. Ахырдан һәр укучыга шаһадәтнамә тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев