Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы “Дуван бакчалары” хуҗалыгында бар куәтенә җиләк җыю эше бара

Җиләк-җимеш үстерү юнәлешен үз иткән Фәридә һәм Альфред Хәйруллиннарның даны бүгенге көндә еракларга таралган.

Ә бөтен эшләре исә 6 гектар җирдән башланган иде. Моннан берничә ел элек Казан шәһәрендә эшләп, гомер иткән Альфред тормыш иптәшенә туган ягы–Чүпрәледә җиләк-җимеш үстереп карарга теләвен әйтә. «Кит инде, аның эше күп бит», - дип җавап бирә Фәридә ханым. Әмма бу – Альфредның күптәнге хыялы була һәм ул аны тормышка ашыру өчен бар үҗәтлеген куя.

“Бу 2016 ел иде. Быел безнең хуҗалыкның юбилее”, -ди елмаеп Альфред Хәйруллин.

Шушы 10 ел эчендә Хәйруллиннарның зур тырышлыгы бәрабәренә хуҗалык чын мәгънәсендә республикабызда иң эре җиләк-җимеш үстерүче кооперативларның берсенә әверелде.

–Безнең хәзер 7 гектар мәйданда бакча җиләге-клубника үсә менә, 5 гектар кура җиләге бар, аны даими яңартып торабыз. Аннары 76 гектарда кара карлыган бар, 193 гектар алмагач, – дип сөйләп алды Фәридә ханым, плантацияләргә килгәч.–Һәр эшебез чиратка куелган. Башлап җиләкләр, аннан алма өлгерәчәк, Аллаһы теләсә, һава торышы гына әйбәт булсын. Хезмәткәрләребез бик уңганнар, җәй дәвамында өстәмә эшче куллар да алабыз, даими эшләүчеләребез шактый. Заказларыбыз күп, эре сатып алучылар үзләре килеп, төяп алып китәләр. Кызу уңыш җыю чоры бара бездә, бер сүз белән әйткәндә.

Бүгенге көндә Хәйруллиннар җиләкләрне саклау, суыту һәм туңдыру камералары төзү, эш процессларын механикалаштыру, уңдырышлылык срокларын арттыру өчен климат шартларын исәпкә алып, перспективалы яңа сортларны сайлап алып, аларны сынап карау, шулай ук үсентеләр сатуны гамәлгә ашыру юнәлешендә күләмле эш башкара.

Биредә 2024 елда республика программалары нигезендә моның өчен 1000 тонна алмага җиләк-җимеш саклау, сортировкалау склады төзелде. Агымдагы елда исә әлеге юнәлештә икенче этаптагы яңа төзелеш эшләре башланган биредә, бинаның фундаменты салына.

–Киләчәккә тагын да планнарыбыз бар. Эшләгән кешегә һәрвакыт эш җитәрлек. Безгә теләктәшлек белдергән җитәкчеләребезгә, халкыбызга бик зур рәхмәтлебез. Халкыбыз өчен эшлибез, киләчәктә дә шулай булачак, - Альфредның хыяллары әнә шундый.

Җиләк-җимешләрне үстерүдән тыш, Хәйруллиннар алардан кайнатмалар, соклар һәм башка күп төрле ризыклар да әзерлиләр. Аларны төрле күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә, семинарларда, бәйрәмнәрдә тәкъдим итәләр.

Үткән атнада башкалабыз Казанда милли бәйрәмебез– Сабантуе узды. Аның төп мәйданчыгында көндәлек хезмәтләре белән төбәгебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар арасында - «Дуван бакчалары» кооперативы җитәкчесе Альфред Хәйруллин да бар иде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен ул 100 000 сумлык Сертификат белән бүләкләнде.

Ә бүгенге көндә исә “Дуван бакчаларында” тулы куәтенә бакча җиләге-клубниканы җыю эше бара. Аларны күрү белән авыздан сулар килә: кызарып пешкән, эре, матур җиләкләр бик яхшы рәссамның картинасыннан алынгандыр кебек. Әмма бу – табигый матурлык, аны Хәйруллиннар үз куллары белән тудыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев