Чүпрәле районы делегациясе 8 Март бәйрәме уңаеннан оештырылган чарада катнаша
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Бүген, 2023 елның 7 мартында, Чүпрәле районы делегациясе Казанда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаша.
Делегация әгъзалары арасында-төрле өлкә вәкилләре, " Ел хатын-кызы. Ел ир - аты: хатын-кыз карашынча» бәйгесе җиңүчесе Людмила Серцева, шулай ук, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әниләре. Делегация җитәкчесе- Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.
Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында уза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев