Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Корбан бәйрәме белән котлый

Бүген Корбан гаете

Хөрмәтле мөселманнар, районыбыз халкы! Сезне Корбан гаете белән котлыйм!

Бу бәйрәм ниятләрнең керсез һәм саф булуын, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә тугры булуыбызны һәм даими әхлакый камилләшүебезне гәүдәләндерә. Ул гаделлеккә һәм шәфкатьлелеккә, гомумкешелек кыйммәтләренә хөрмәтле мөнәсәбәткә өнди.

Чүпрәле  районы мөселманнары  бабаларыбыз нигез салган рухи һәм тарихи мирасны, гореф-гадәтләр һәм йолаларны кадерләп саклый, яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияли.

Дини оешмалар район территориясендә гражданлык, милләтара, төрле диннәр арасында тынычлык һәм иминлекне ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Алар мәгариф, мәдәни-агарту һәм хәйрия проекталарында актив катнашалар. Мондый хезмәттәшлек иминлек һәм татулыкны ныгытуга булыша һәм хөрмәткә лаек.

Бәйрәм сезнең өйләрне шатлык һәм бәхет белән тутырсын! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, имин тормыш, җан тынычлыгы һәм һәр башлангычыгызда уңышлар телим.

Чүпрәле  муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев