Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җирлекләргә һава торышының көйсезлекләренә әзер торырга кушты

Чүпрәле районы Башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны район башлыгы Марат Гафаров алып барды.

Исегезгә төшерәбез, 29 июльдә Идел буе федераль округы территориясендә көчле давыл булды. Давыл нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булган.

Секундына 27 метрга кадәр искән җил, куркыныч метеорологик хәлләр Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Киров һәм Самара өлкәләрендә күзәтелә.

Утырыш Резидә Җамалтдинова фотосыРоссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округында давыл нәтиҗәсендә бу көнне 99,5 мең йортның утсыз калуы билгеле. Шулай ук 41 торак йортның һәм җиде социаль объектның түбәсе зыян күргән, 500дән артык агач ауган, 76 зыян күрүче ачыкланган. Давыллы һава торышы Чувашиядә җиңел моторлы катерның һәлакәтенә китерә. Катерда 10 кеше утырган була. Давыл катерны әйләндереп каплый, нәтиҗәдә кешеләр суда кала. Коткаручылар алты айлык баланы үле килеш табалар. Дүрт бала хастаханәгә озатыла. Давыл агачларны төбе-тамыры белән йолкып, аударуы нәтиҗәсендә палаткалы ялга чыгучылар да зыян күрә, араларында үлүчеләр дә була.

Реклама

Чүпрәле районын да давыл читләтеп узмады — көчле җил һәм яңгыр явуы күзәтелде. Әлеге күренешләр кайбер авылларда электр энергиясе өзелүгә китерде һәм давылның агачларны аудару факты да күзәтелде.

Комиссия утырышында "Буа электр челтәрләре"нең райондагы бүлегендә элеккечә диспетчер хезмәтенең эшләвенең мөһимлеге дә анализланды. Менә шундый гадәттән тыш хәлләр вакытында электр энергиясез калган халык кая шалтыратырга белми. Чөнки, әлеге оешмада диспетчерлык хезмәте кыскартылган иде. 

"Барысына да әзер булырга кирәк, службалар өчен бу бигрәк тә мөһим. Бу атнада да эссе һава торышы көтелә, ә аның ахыры һәрвакыт диярлек менә шундый көчле яшенле яңгырлар, давыл белән йомгаклана",- диде Марат Гафаров утырышны башлап.

Чүпрәле районының су объектларында кешеләрнең, бигрәк тә балаларның иминлеген тәэмин итү эшен оештыру турында Буа һәм Чүпрәле районнары буенча инспектор Алексей Мердеев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә район территориясендә 17 гидротехник корылма бар, аларда су коенуны тыюга 17 аншлаг урнаштырылган. 2002 елда һәм 2023 елның 7 аенда сулыкларда бәхетсезлек очраклары булмаган.

Утырыш барышында җирлек башлыкларына һәм җитәкчеләргә халыкка безнең территориядә су коенылачак урын юклыгы турында мәгълүмат бирү эшен дәвам итәргә, буа, сулыкларны тиешле кисәтү һәм тыю билгеләре белән билгеләргә киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев