Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырды
Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау матур традициягә әверелде.
Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, бүген, 2023 елның 29 апрелендә, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Алексей Ярухин, шулай ук Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов Иске Чүпрәле авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Җирлектә барлыгы алар -18 кеше.
авыл өлкәннәренә Татарстан Республикасы Рәисенең бүләкләрен, котлау открыткаларын тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Ветераннар кунакларга бик шат булдылар һәм аларга күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәтле булдылар.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә Чүпрәле районында бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады. Тол хатыннар һәм тыл хезмәтчәннәре дә ел саен кими бара. Бүгенге көндә Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышы ветераннарының 39 тол хатыны һәм 131 тыл хезмәтчәннәре яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев